tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можгада — Коръән укучылар бәйгесе
Можгада — Коръән укучылар бәйгесе

Можгада — Коръән укучылар бәйгесе

Март-апрель айларында Можга шәкертләре Яр Чаллы һәм мәркәзебез Казанда узучы “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Коръән укучылар бәйгеләрендә 2, 3 урыннарны яулап кайттылар. Шушы көннәрдә Можга мәчетендә дә балалар һәм хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесе булды.

“Бүгенге көндә Можга мәд­рәсәсенә кырыкка якын бала йөри, Аллаһка шөкер, дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр саны арта. Гарәп хәрефләрен өйрәнүдән тыш, Коръәннең дөрес укылышына игътибар итәбез”, — дип сөйләде мөгаллимә Әлфия Газизуллина. Алты яшьлек Сания мәдрәсәгә узган ел гына йөри башлаган. “Берничә ай эчендә “Нәс” сүрәсен яттан өйрәнгән. “Безнең мәдрәсәдә укулар бик әйбәт оештырылган, безгә бик ошый, оныкчыгым да кызыксынып йөри”, — ди Саниянең әбисе Зөлфирә Мәрданова.

Бәйгенең үзенчәлеге: балаларның Коръән уку осталыгын бу юлы балалар бәяләде. Жюрида Кәримә, Ясминә, Хәким Газизовлар утырдылар. Алар бәйгедә катнашучыларны 4 шарт буенча бәяләделәр. Иң яшь катнашучы — 3 яшьлек Айсель Габидуллина, иң зурысы — 14 яшьлек Рәшит Хөрмәтов булды.

Жюри нәтиҗә ясаган вакытта, балалар мәчет ашханәсендә чәй эчеп алдылар.
Һәм менә ул тантаналы мизгелләр. Иң кечкенәләр арасында 1 урынга Хәдичә Субаева лаек булды. 2 урынга — Суфия Хөрмәтова, 3 урынга Әминә Сафина ия булды. Мәктәп балалары категориясендә беренчелекне Энҗе Сәгыйтова алды, 2 урында — Рәшит Хөрмәтов, 3 урында – Кәрим Миндеев.

Өйлә намазыннан соң хатын-кызлар арасында бәйге узды. Анда 28 ханым катнашып, призлы урыннарга Алсу Шаһабиева, Халидә Нуретдинова, Әнисә Каюмова лаек булдылар.

http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*