tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мулла” фильмы Лондонда күрсәтелгән
“Мулла” фильмы Лондонда күрсәтелгән

“Мулла” фильмы Лондонда күрсәтелгән

Шушы көннәрдә Англиядә эшләп килүче “Заман” татар-башкорт җәмгыяте Лондонда Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмын күрсәтүне оештырган. Бу хакта Англиядә яшәүче татарлар хәбәр итте.

Фильм татар мәдәниятен киң жәмәгатьчелеккә таныту максатыннан, инглизчә субтитрлар белән тәкъдим ителгән. Чара татарларның гына түгел, инглиз, кытай, америкалы һәм элекке СССР илләреннән килгән тамашачыларның игътибарын да җәлеп иткән.

Фильм беркемне дә битараф калдырмаган. Ул татар тамашачысына әби-бабайларын хәтерләткән булса, мөселман булмаган тамашачыларга Ислам һәм татар тормышын күзалларга ярдәм иткән. Ә төрек мәдәни үзәге фильмны кабат, бу юлы төрекчә күрсәтүне үтенгән.

Чарага килүчеләр арасында Азәрбайҗанның Англиядәге илчесенең җәмәгате, чыгышы белән Идел-Урал татары Улвия ханым Тагизадә дә булган. Ул шулай ук Англиядәге Азәрбайҗан хатын-кызлары җәмгыяте башлыгы да булып торганлыктан, чарада бу ике оешма арасында хезмәттәшлекне ныгыту планнары да каралган.
Хәзерге вакытта “Заман” җәмгыяте әгъзалары фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин белән тыгыз элемтәдә тора.

  • “Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәне пьесасы нигезендә Татарстанның Әтнә районында төшерелде. Режиссеры – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*