tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мулла» фильмы прокатка чыкты, каян карарга?
«Мулла» фильмы прокатка чыкты, каян карарга?

«Мулла» фильмы прокатка чыкты, каян карарга?

Казан мөселман киносы фестивалендә  “Иң яхшы режиссер” номинациясендә премия алган «Мулла» тулы метражлы фильмы Татарстан кинотеатрларында прокатка чыгарылачак.

“Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, фильм республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтеләчәк.  Алда әйтелгәнчә, фильмның премьерасы быел апрель аенда Казан мөселман киносы фестивалендә катнашты. Ул Президент призына ия булды һәм “Иң яхшы режиссер” номинациясендә премия алды . Татарстан киносы көннәрендә Казахстанда, «Евразия» кинофестивале кысаларныда Казахстанда, «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чиләбе өлкәсендә күрсәтелде.

Бүген фильмны Казанда «МИР» кинотеатрында карага була. Сеанс сәгать 15.10. Әлегә кадәр, электрон билет алу системасына караганда, бер генә билет та сатылмаган. Казанның башка кинотеатрларында фильм күрсәтеләчәге турында мәгълүмат юк.

«Мулла»ның идея авторы, башкарма продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин фильмны авыл югалу, рухи регресс проблемаларын күтәрә дип исәпли. «Мулла» – ул безнең тормыш, анңа күпләр үзләрен табачаклар», – ди ул.

Режиссерлар – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм яшь режиссер Әмир Галиәскаров.Фильм  Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча куелды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*