tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мулла» фильмы татарны да, Әтнәне дә танытачак әле
«Мулла» фильмы татарны да, Әтнәне дә танытачак әле

«Мулла» фильмы татарны да, Әтнәне дә танытачак әле

21 апрельдә Әтнә дәүләт драма театры бинасында күп өлеше безнең Әтнә җирлегендә, Күәм авылының Әнис Галләмов йортында, Күңгәр авылында төшерелгән “Мулла” фильмының премьерасы булды. Фильмның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова әйткән сүзендә торды, фильмны беренче булып Әтнә тамашачылары карады. “Мулла” Әтнә җирлегендә төшерелгән өченче фильм, бу җирлекнең табигате кино төшерергә яратылган Монда…

  • “Мулла” Әтнә җирлегендә төшерелгән өченче фильм, бу җирлекнең табигате кино төшерергә яратылган Монда бик матур табигать, дөньяның иң матур почмаклары бу Әтнә районында икән, шундый килешкән, шундый чиста, өстән дә төшердек, астан да, кырыйдан да төшердек. Кайдан гына төшерсәк тә, матурлык. Ялап чыктык инде районыгызны, мин егетләргә шулай дидем. Шушы матурлыкны күрсәтү өчен генә дә бу фильмны төшерү кирәк иде. Монда бик матур кешеләр яши, чыннан да Татарстанны алсаң, Әтнә иң күп кино төшерелә торган район булды. Монда театрны гына түгел, киноны яраткан кешеләр дә яши. Бәрәскәгә килеп ике фильм төшергән идек. Ул фильмнарны да алып килеп күрсәтерләр. Кинога, кешеләргә уңай карашлы район башлыгы белән дә мактарлык Әтнәне. Мин генә монда ничә тапкыр килеп, “Зинһар ярдәм итегез!” дип үтенеп сорадым район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улыннан. Кечкенә генә булса да ярдәм сорадым, ә ул кечкенә генә булмады. Ленин исемендәге хуҗалык башлыгы Илгиз Вильдан улының да ярдәмен күп тойдык. Сезгә бик зур рәхмәт…- дип, үзенең ихтирамын җиткерде “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Ләбиб кызы “Мулла” фильмын карый башлаганчы.

“Мулла” – безнеке!

Фильмны тын алырга куркып карадык. Тын кысылудан башланды ул. Төрмә. Әсфәндиярны (Рамилебезне) типкәләп кыйныйлар. Үзеңнекен кыерсытудан да авыры юк, йөрәк кысылды… Һәм бу күренеш шулкадәр осталык белән төшерелгән, әйтерсең, тәүге адымнарын атлаучы татар киносы түгел. Ул музыка куелышы булсын, уйнау осталыгы дисеңме… Әсфәндиярның һәр адымы, һәр йөз-кыяфәте чалымнары җанга ятты. Без, тамашачылар, Әсфәндияр белән кино дәвамында бергә яшәдек, аны төрмәдән чыгардык, аның белән бергә уйландык, чөнки “Мулла” фильмы – безнеке, ул шулкадәр йөрәккә якын. Без аны үзебезнеке итеп кабул иттек. “Мулла” спектакле куелышы белән Әтнә театры автор Туфан ага Миңнуллинның рәхмәтен, хәер-фатихасын алды, ул нәкъ тә шулай булды. “Язганда нәкъ менә шушындый куелышны күздә тотып язган идем”, – дигән иде Туфан ага спектакль тәмамлангач сәхнәгә менеп артистларга рәхмәт әйткәндә. Режиссерыбыз Рамил Фазлыев аны шулкадәр уйландырырлык итеп сәхнәгә куя алды. Ә бу фильмда шул танылган режиссерыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер да һәм шулкадәр осталык белән уйный, гомер буе кинога төшкән диярсең. Күз алдымнан йөгереп кенә, фильм төшергәндәге мизгелләр узып, Рамилнең “Кем кинога төшеп караган, дулкынландыра билгеле” дигән сүзләре яңгырагандай булды. Әле ул бу фильмның режиссеры да. Фильм безнеке, дидем, чөнки анда Әтнә дәүләт драма театры артистлары күпләп уйный, Налимә ролендә – безнең Гүзәлебез. Әтнә сәхнәсендә беренче тапкыр “Ак чәчәкләр” премьерасын караганда да аның белән шулай горурланган идек, “Мулла”да да ул үзен ихлас уйнавы белән яраттыра алды. Төп рольләрдәге Әтнә театрының ике артистының уйнау осталыгы фильмның уңышын тәэмин итә дә инде. Эпизодларда артистларыбызны күргәч тә, рәхәт булып китә. Аларның сыер сую күренеше тетрәндерә дә. Безнекеләр бу эшкә бара алмас, дип әйтәсе килә.

Артистлар артистлар, фильмда Әтнә балалары да бар, аларның футбол уйнау күренеше, мәчеттә намаз укуларын күрү шатландыра. Әсфәндиярның дәвамчылары нәкъ менә алар булуы сөендерә.

Фильмның сюжеты пьеса линиясен сакласа да, иң элек күзгә ташланганы – өстәмә персонажлар. Бу, беренче чиратта, Артур образы. Аны Россиянең популяр киноактеры Марат Бәшәров башкарды. Фильмны төшерү Марат Бәшәров катнашкан кадрлардан башланды да и нде. Марат Бәшәров элеккеге дустын кире шәһәргә китергә үгетләгән Артур исемле егетне уйный. Әсфәндияр, әлбәттә, китмичә кала, мәетне ташлап китә алмый ул. Авылны бу хәлендә калдыра алмый. Артур китә, киткәндә Әсфәндиярны кочаклап, ярдәм кирәксә, чакыр, дип китүе дә мулланы хөрмәт итүендә…

Россия һәм Татарстанның танылган актеры,Татарстанның атказанган артисты Марат Башаровның фильмда катнашуы да татар киносы файдасына. Дөньяга танылачак бу фильмга, бу һичшиксез шулай булачак, үзгә, яңа бер юнәлеш өсти.

“Мулла” фильмынының табигате, үзебезнең якларның матурлыгын кино караганда яңача бәялисең. Шулкадәр оста, матур итеп төшерелгән ул. Кино сәнгатенең үсешен дә чагылдыра бу фильм, эшләү төркеменең һөнәри осталыгын да күрсәтә.

Искә төшерик, фильмның идея авторы – композитор Марат Әхмәтшин. Ул аны экраннарга чыгару идеясе белән дүрт-биш ел хыяллана. “Кемгә генә кермәдем, монысы болай ди, тегесе тегеләй, иртәгә керерсең, ди. Миләүшә Ләбиб кызына да сөйләп күрсәттем. “Марат, без моны эшлибез”, – диде. Аптырадым да. 2017 елда Татарстан Президенты ярдәме белән фильмга акча бүленде һәм ул август аенда төшерелә дә башлады. Миләүшә сүзендә торды”,- диде ул. Фильмның тагын бер режиссеры – Әмир Галиәскәров. Операторы – Юрий Данилов.

“Мин язмышыма бик рәхмәтле!”, “Получился великолепно!”

Фильм тәмамлангач, Миләүшә Ләбиб кызы бу проектта эшләүчеләрне сәхнәгә чакырды: Марат Әхмәтшин, Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскаров, Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Гөлүсә Хаҗиева, “Илһам” фонды Диана Нурисламова һәм Булат, Гүзәл Гафарова, Илфат Хәкимов… Һәм фильмны төшерүгә зур булышлык күрсәткән районыбыз башлыгын Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовны!

Барысын да алкышлап сәхнәгә менгездек. Аларның һәркайсы үзенең кичерешләрен җиткереп:”Мин язмышыма бик рәхмәтле менә шушы команда белән эшләвем өчен”, – дип башлап, “Илһам” фонды җитәкчесе Булат кебек: “Получился великолепно!” – дип тәмамлады.

Ә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы ихлас сөенеп : “Бик әйбәт фильм килеп чыккан, бу кадәр булыр дип уйламадык, куанып, сөенеп карадык. Бик зур рәхмәт Миләүшә Ләбиб кызына һәм аның командасына…- диде.

  • Бик зур рәхмәт алкышлап каршы алганыгыз өчен. Яңа эш куркыта, белмәгән эш аптырата, каушата. Шуңа күрә башыңа төшсә, башмакчы да буласың. Без үз эшебезне эшләдек, бәяләү сездән…- диде Рамил Фазлыев та алкышлар астында.
  • Берничә театрдан артистлар җыелып, болай эшләгән юк иде әле, безгә ошады. Әтнә халкына рәхмәт, сез безне, хуҗалардан башлап барыгыз да җылы итеп каршы алдыгыз, безгә һәркем булышты… Аллага шөкер. Без бу эшне башкардык! Алла боерса, тагын бергә эшләрбез әле…- дип сөйләделәр проектта катнашучылар.
  • Безгә Аллаһы Тәгалә үзе дә булышты, мәет күмү күренеше… мәетне алып баралар, яңгыр сибәли башлады, үләннәр башын иде, табигать үзе булышты бу фильмга, димәк ул төшерелергә тиеш булган. Аның вакыты җиткән булган…- дигән чыгыш та алкышка күмелде.

“Мулла” фильмы бар, ул уттай урак өстендә төшерелде, бик горурланып карадык, Илфат Хәкимов әйткәнчә, бу үзебезнеке! Бу башка җирдә төшерелә алмас та иде. Һәм киләчәге әйбәт, гомер озын булсын…- Монысы Әтнә халкының хәер-фатихасы.

“Мулла”ның авторы мәрхүм Туфан ага Миңнуллинга күрсәтәсе килде бу фильмны. Куаныр иде. Спектакль өчен язылган әсәрдән фильм күрсәтәләр бит. Ул аны уйлый да алмагандыр. “Афәрин, булган бу!”- дип күз яшьләрен сөртер иде. Без нәкъ шулай карадык!

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*