tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мулла» һәм «Байгал» картиналары Казахстандагы кино фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла
«Мулла» һәм «Байгал» картиналары Казахстандагы кино фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла

«Мулла» һәм «Байгал» картиналары Казахстандагы кино фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла

Татарстанның «Мулла» һәм «Байгал» картиналары бу көннәрдә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә уза торган XIV Халыкара Шакен Айманов кино фестиваленең төп бәйгесендә катнаша. Бу хакта ТР «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кино фестивалендә Татарстан картиналарын «ТатарКино» директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров тәкъдим итә.

Фестиваль биш көн дәвам итәчәк. Бәйге программасы өч бүлектән гыйбарәт, аларның һәркайсы Шакен Аймановның танылган картиналары исемен йөртә. «Аталар җире» бүлегендә Татарстанның «Мулла» (режиссерлары – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров) һәм «Байгал» (режиссеры – Илдар Ягъфәров) фильмнары тәкъдим ителгән.

Быел Шакен Айманов кино фестиваленең сайлап алу комиссиясенә 90 илдән 300 гариза килгән. Тамашачылар һәм жюри игътибарына 45 картина тәкъдим ителер дип көтелә. Кинофорумның нәтиҗәләре 21 ноябрьдә фестивальне ябу тантанасында игълан ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*