tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мунчәли авылында Туфан Миңнуллинны искә алдылар
Мунчәли авылында  Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Мунчәли авылында Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Һәр елның август аенда Татарстанның Чүпрәле районында “Мунчәли авылы көннәре” үткәрелә. Быел инде бишенче тапкыр уздырылган әлеге бәйрәм кысаларында Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үткәрелде.

Туфан ага исән чагында Мунчәли авылы белән тыгыз элемтәдә торган, авылга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышкан. Аның булышлыгы белән ике катлы мәктәп бинасы сафка бастырылган.

Иң әүвәл мөхтәрәм кунак – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният hәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Туфан аганы искә алып, хатирәләрен яңартты.

– Туфан ага бервакытта да игътибарсызлыктан, эшсезлектән интекмәде, киресенчә, ул һәрвакыт үзәктә булды. Үз сүзен сөйләде, фикерен әйтте, депутат буларак, трибунаны буш тотмады. Язучы, драматург буларак, аңа исән чагында басылган китапларын күрергә насыйп булды. Шулай ук сәхнәләштерелгән пьесалары белән дә халыкның күңелен яулады. Татарстан Дәүләт Советында ул һәрвакыт татар мәсьәләсен күтәреп килде, килеп чыкмаган мәсьәләгә көенде, шатлыклы вакыйга булса, балаларча сөенә белде. Без аны бүгенгесе көндә бик тә юксынабыз,- диде Разил Вәлиев.

Авыл клубы сәхнәсендә Г.Камал исемендәге театр артистлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр: спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, җырлар җырланды. Кичәдә Туфан аганың хатыны Нәҗибә Ихсанованың, кызы Әлфия Миңнуллина белән онык-оныкчыкларының катнашуы ямь өстенe ямь өстәде.

Рузия ХӘЛИМОВА, Ульяновск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*