tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мурманск шәһәрендә мәдрәсә шәкертләре әниләре өчен бәйрәм оештырган
Мурманск шәһәрендә мәдрәсә шәкертләре әниләре өчен бәйрәм оештырган

Мурманск шәһәрендә мәдрәсә шәкертләре әниләре өчен бәйрәм оештырган

25 ноябрьдә бөтен дөньяда Әниләр көнендә Мурманск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ислам үзәгендә әниләргә карата яхшы мөнәсәбәтнең әһәмиятенә басым ясауга юнәлдерелгән чаралар узган. Бу хакта Мурманск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мурманск шәһәре ислам үзәге мәдрәсәсе шәкертләре үз әниләре өчен бәйрәм оештырган. Аларны чәй белән сыйлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, үз куллары белән бизәнү әйберләре, брошкалар ясаганнар.

Мәхәллә активистлары һәм волонтерлар исә Мурманск шәһәре үзәгендә «Оҗмах аналарның аяк астында» дигән акция үткәргән, шушы көнгә дип махсус әзерләнгән открыткалар таратканнар.

tatar-inform.tatar

фото:gymnaz1-murm.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*