tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил музей-фатирына Муса Җәлил төшерелгән марка бүләк ителде
Муса Җәлил музей-фатирына Муса Җәлил төшерелгән марка бүләк ителде

Муса Җәлил музей-фатирына Муса Җәлил төшерелгән марка бүләк ителде

Бүген Казандагы Муса Җәлил музей-фатирына Муса Җәлил төшерелгән марка бүләк ителде. Аны Бельгиядә яшәүче Ирина Кәримова тапшырды.

Ирина Кәримова – “Муса Җәлил укулары”  I Халыкара әдәби бәйгесендә катнашып, III дәрәҗәле дипломга ия булган Александр Ренкинның әнисе. Алар үзләрендә сакланган марка башкалабыздагы музейда урын алырга тиеш, дип хәл иткән. Бу “Муса Җәлил укулары”ның үзенә күрә бер уңай нәтиҗәсе дә.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Муса Җәлил укулары”  I Халыкара әдәби бәйгесе герой-шагыйрьнең тормышы, иҗаты, аның әсәрләренә игътибарны арттырыга мөмкинлек бирде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*