tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилгә багышланган кичә
Муса Җәлилгә багышланган кичә

Муса Җәлилгә багышланган кичә

21 февральдә Яшел Үзән шәһәренең 14 нче лицеенда Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, Үлгәннән соң да үлмәслек булсын!” дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесе узды. Мәктәп укучылары яшь үзенчәлегенә карап өч төркемгә бүленеп бөек шагыйребез М.Җәлилнең шигырьләрен һәм шагыйргә багышланган һәм үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясадалар. Бу бәйге татар һәм башка милләттән булган укучыларны бер сәхнәдә очраштырды, аралаштырды. Укучыларыбыз халкыбызның олуг шәхесе иҗатын өйрәнеп, аның шигырьләрен йөрәге аша үткәреп, чарага килгән кунакларны, чыгыш ясаучыларны шатлык һәм горурлык хисләрен уятып көч сынашты.

Бәйгенең максаты – татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау һәм популярлаштыру, халкыбызның батыр уллары үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү, укучыларда милли үзаң, горурлык һәм эстетик зәвык сыйфатларын үстерү,балаларда патриотик хис һәм толерантлык тәрбияләү,сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.

Чараны 15 нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Әминова Рәмзия Зәйнәгытдин кызы җитәкчелегендә укучылар башлап җибәрде. Алар үзләренең чыгышларында М.Җәлилнең тормышы, иҗаты белән кунакларны таныштырдылар.Бәйрәмне 14 нче лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Исмагыйлова Ләйлә Рәдиф кызы алып барды.

Барлыгы 86 укучы катнашты. Бәйгедә башкару осталыгы, сөйләү һәм сәхнә культурасы бәяләнде. Укучыларның чыгышларын дәрәҗәле комиссия – мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы; «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы; шагыйрә Әхтәмова Җәмилә Рәфхәт кызы; Татарстан Язучылар бүлеге әгъзасы Гөлнур Корбанова; «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Завилевская Илсөя Мансур кызы;Үзәк китапханә хезмәткәрләре Зыятдинова Айсылу Равил кызы һәм Нурмөхәммәтова Лилия Равил кызы бәяләде. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең I, II,III дәрәҗәле дипломнары, истәлекле бүләкләр һәм катнашкан һәр укучыга шәхадәтнамә тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*