tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка күрсәтелде
Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка күрсәтелде

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка күрсәтелде

Бүген татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлил тууына 113 ел. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь тарафыннан әсирлектә язылган үлемсез “Моабит дәфтәрләре”н халык алдына чыгару тантанасы узды.

“Моабит дәфтәрләре”н алып чыгу хокукы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Тантана” республика театраль премиясе лауреаты Артем Пискуновка бирелде.

Мәгълүмат өчен:

“Моабит дәфтәрләре” 2 китапчыктан тора. Беренечесе  гарәп, икенчесе латин хәрефләре белән язылган. Беренчесендә 60, икенчесендә 50 шигырь язылган. 19 шигырь һәр ике дәфтәрдә дә бар. 1966 елда алар мең газаплар кичеп Казанга кайтып җиткәннәр. Бүгенге көндә әлеге китапчыклар Татарстан Республикасы Милли музеенда махсус сейфта саклана. Елга бер тапкыр гына халыкка күрсәтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*