enrutat
Баш бит / Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә
Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә

Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә

15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан каһарман шагыйрьнең гаиләсе, якыннары турында сөйлибез. Оренбург журналисты Фирүзә Әбсәләмованың бу язмасы Мусаның сеңлесе Хәдичә Җәлилова турында.

Аның исеме Җәлилнең бер шаян шигырендә искә алына. Шагыйрьнең Хәдичә исемен куллануы очраклы хәл түгел дип уйлыйсың. Кем соң, Хәдичә, аның язмышы нинди булган?

Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова – Муса Җәлилнең кече сеңелесе, әти – әнисеннән яшьли ятим калып, абыйсы карамагында тәрбияләнә. 1942 елның маенда, үзе теләп, армия хезмәтенә китә. Горький шәһәрендә элемтәче булып укып чыккач, Брянск фронт штабының 65 нче аерым элемтә полкында хезмәт итә. 1943 елда 58 статья белән 10 елга хөкем ителә.1952 елны акланып азат ителгәннән соң, озак еллар Оренбургта мелиоратор булып эшләп лаеклы ялга чыга. Татар Каргалы авылы зиратына җирләнде. Мәрхүмәнең кабере өстенә»1918 ел 30 декабрь – 2000 ел 3 ноябрь»дигән сүзләр язылган.

Шагыйрьнең әтисе Мостафа Җәлилов (1872-1919)

Мостафа авылы табигате

Хәдичә апаның Оренбурдагы 1бүлмәле фатирында берничә тапкыр булырга туры килде. Әлеге очрашулар, гадәттәгечә, Җәлилнең туган көне якынлашуы белән бәйле  иде. Ләкин 2000 елдагы соңгы очрашу башкарак булды. Ул сүзен болай дип башлады: «Фирүзә, Каргалы авылы имамыннан рөхсәт булса, үлгәч, мине шунда җирләсеннәр иде. Шәһәр зираты ерак урнашкан, ә Каргалыныкы Казан юлында. Казаннан килүчеләр, бәлки, минем каберемә  дә сугылып, догалар укып китерләр иде». Минем ни әйтергә белмичә, аптырап карап торган карашны күреп: «Беркем дә мәңгелеккә  килмәгән, ә бу минем соңгы үтенечем. Җавапны түземсезлек белән көтеп калам». Имамнан алган уңай җавапны  Хәдичә апага телефон аша шалтыратып әйттем. Моңа ул: «Рәхмәт, инде күңелем тыныч!», — диде. Әлеге сөйләшүдән соң 9 ай вакыт үтте. 3 ноябрьдә, 82 яше тулып килгәндә, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова бу якты дөньядан мәңгелек йортына күчте.

Муса белән Хәдичә арасында аерма 12 яшь була. Абыйсы яшьли ятим калган сеңелесе белән  гел бергә булырга тырыша. Соңарак, Хәдичә Җәлилова»О моём брате»дигән кечкенә китап та яза. Ләкин Хәдичә апа үзе дә, аның турында язуга лаеклы кеше. Ул үзе турында сөйләргә яратмый иде. Бигрәк тә сугыш еллары хакында сораша башласаң, шунда ук ул Муса Җәлилгә күчә торган иде. Ләкин соңгы очрашуда, ни сәбәптәндер, Хәдичә апа үзенең сугыш еллары турында сөйләргә булды. Мондый очрашуларга  икәүләп   йөри торган  идек. Мин магнитофон тасмасына язам, ә «Яңа Вакыт» гәҗите хәбәрчесе Әминә Моратова кәгазьгә терки бара. «Гомер итү – кыр кичү түгел «, — дип сүзен башлады Хәдичә апа. Ә сугыш кырлары абыйлы – сеңелле Җәлиловлар язмышында үзенчәлекле паралепь үткәрә.

Муса Җәлилнең әнисе  Рәхимә Җәлилова (1877-1928)

— Мин армия хезмәтенә, үзем теләп, 1942 елның маенда киттем, — дип сүтә башлады ул хәтирәләр йомгагын, — Горький шәһәрендәге элемтәчеләрне өйрәнү полкында минем кебек тизрәк сугыш кырларына китәргә ашкынучы яшьтәш кызлар белән бергә укыдым. Программаны яхшы үзләштерүчеләрне хәрәкәттәге армиягә алданрак җибәрәләр икән дигәннәрен ишеткәч, мин үз һөнәремне бик тырышып өйрәндем. Әмма командирлар, фронтка җибәрүгә каршы төшеп, миңа курсташларым отделениесен укыту вазифасын йөкләделәр. Мин аларны Морзе әлифбасына, аппарат белән эш итәргә, радиограммаларны тиз арада алырга һәм җибәрергә, хәтта стройда йөрергә дә өйрәттем.

Ниһаять, чыгарылыш көне җитте. Миңа өйрәнү полкында укытучы булып калырга тәкъдим иттеләр. Ә мин кая ул анда калу – кискен каршы төштем. 35 – 40 яшьләрдәге командирыбыз капитан Савельев гаять җитди һәм таләпчән, шул ук вакытта йөмшак күңелле кеше иде. Үзе тәрбияләгән кызлар белән аерылышуны ул бик авыр кичерде, безгә дә бик кыен булды.

— Сез шуннан туры фронтка юл тоттыгызмы?

Әйе. Мин Брянск фронты штабының 65 аерым элемтә полкына эләктем. Эш муеннан була торган иде.Штабка берөзлексез шифрланган радиограммалар килә, шулкадәр үк җибәрелә дә. Кайвакытта хәбәрче берничә көннәр югалып тора. Ул чакта инде радист, йокысыз һәм ялсыз калып, эфирдан объектны эзләргә тиеш була.

Мин авиация һәм танк частьлары белән элемтә тоттым. Өстеңә ут явып торган ул урыннан йөгереп качасы килә, ә синең китәргә хакың юк.

— Сез ул вакытта яу кырыннан нинди гаеп белән кулга алындыгыз?

— Менә шулай төрле куркыныч шартларга юлыгып, бер ел үтте дигәндә, үзем кебек, радист кызлар – Гуревич һәм Шишкова белән безне үзебез туктаган авыл янындагы мунчага җибәрделәр. Барабыз болар белән кызларча серләшеп, төрле темага сөйләшеп. Шунда Сталин исемен телгә алып, аны тиргәвемне сизми дә калдым. Анда халык сугышып үлеп ята, тылда ачлы – туклы яшәп эшли, ә мактау – казанышлар Сталинга эләгә, дидем. Бу яһуд кызлары минем фикер белән килешкән кебек кыландылар.

Ике- өч көн дә үтмәде, часть командиры мине штабка чакырта. Башка урынга күчермәкчеләр күрәсең, дип уйлап барып кердем берничә ят кеше утырган землянкага. Шунда бер оперативник миңа мөһер суккан кәгазь сузып:»Сез кулга алынасыз !»димәсенме.

Шуннан 1943 елның гыйнварында Ефремово шәһәрендәге Особый отделга алып китеп, бер камерага яптылар. Тикшерүче мәрхәмәтле кеше булып чыкты:»Нигә сез ул кызлар белән ачылып сөйләштегез, алар бит НКВД агентлары – шымчылар. Хәзер алай ярамый, сак булырга иде. Сез әйткән сүзләр контрреволюцион эш алып баруда гаепләргә җитә «, — ди бу. Бер генә мәртәбә чакырдылар да, шуннан соң ук мине төрмә камерасына алып та киттеләр.

— Андагы яшәү шартлары ниндирәк булды  ?

— Барысы да 58 статья белән эләккән 16 кеше бөгәрләнеп кенә ятарлык бәләкәй генә камера. Тоткыннар арасында, хәзерге минем яшемнән дә өлкәнрәк булгандыр, бер карчык та утыра иде. Аны ни өчен япканнар дисезме? Базарда үз сыерының маен сатканда моның янына бер егет килә дә:»Әби, син нигә майны кәгазьгә төреп бирмисең, мә сиңа кәгазьләр «, — дип, зур төргәк калдыра. Карчык шул төргәктәге кәгазьләргә маен төрә дә сата, төрә дә сата.

Базарда да бит шымчылар бар, карап – күзәтеп йөриләр. Тикшерүче әбине кулга алгач сорый:»Каян алдыгыз?»–»Бер егет миңа кичә күп итеп бирде, калганын өйгә дә алып кайтып, сандыкка салып куйдым әле «, — ди. Әлеге карчыкны, теге егетне эзләп тапканчы дип, 9 ай төрмәдә тоталар. Ул бичара надан карчык каян белсен инде дошман ялчысының немец листовкалары тоттырып киткәнен? Тагын шундыйлар да бар иде: кемдер фашист автоматы күкрәгенә төбәлеп торганда маскахалатлар теккән, икенчеләре, имеш, немецларга ашарга тавык тотарга булышкан. Димәк, дошман яклылар. Кеше гомере тавык белән тиңләштерелсен әле !?

— Сезне нинди статья белән хөкем итеп, кай якларга озаттылар инде?

— Минем хөкем карары 58 статья»А «, часть 2 –»болтовня «, диләр иде аны. Сине җибәрәләр инде, диешкәннәр иде башка тоткыннар. Шуннан соң мине судта, бер шаһитсыз, 10 елга хөкем итеп, этап белән Нижний Тагилга рәшәткәле вагонда алып киттеләр. Бик озак бардык. Безне запас юлга куялар, эшелоннар үтә. Төрмәгә килеп керсәк, тик әдәм скелетлары гына кыймылдый, кеше дип тә әйтеп булмый. Кулына котелогын элгән дә йөри шунда сәлдерәеп, ашарга эзләп. Ашханәдән чыгарып ташланган азык – төлек калдыкларына барып ябышалар. Безгә төрмә ишеге алдында 400гр. ипи паёгы тарата иделәр. Фамилиясе чыккан кеше үз өлешен алырга килеп өлгермәсә, таратучы кулыннан угрылар тартып – йолкып алып йөгерәләр, ә теге мескен шунда егылып үлә.

Андагы шартлар коточкыч иде. Ул рухи кичерешләр, кимсетүләрне әйтмим дә инде, әмма түзмичә хәлең юк. Бервакытны шулай паёк биргәндә,»Джалилов»дип кычкыралар. Минем котым очты, Муса абыем дип торам. «Кая, кая ул?»– дип, үзем абына – сөртенә теге кешене күрсәткән якка йөгерәм. Бер әрмәнме, грузинмы шунда. Ходай белсен кем икәнлеген. Ул йөгерә, мин йөгерәм. Килеп җитә алмады бахыр, бер угры таратучы кулыннан моның өлешен йолкып алып та китте. Теге бәндә акырып елап җиргә капланды. Шундый мәхшәр көннәр үткәрдек без сасы төрмә кысаларында. Аннан соң хәлләр бераз арулана төште дисәң дә була, без эшкә чыга башладык, паёк та мулрак бирелә.

— Нижний Тагил шәһәре төрмәләр санының күплеге ягыннан Руссиядә икенче урында тора шикелле. Анда сез нинди эшләр башкардыгыз?

— Безнең төрмә гомуми иде. 58 статьяга эләгүчеләр тик җир эше генә башкара: траншея казый, бәдрәф тазарта, иң авыр, иң пычрак эшләрне шулар башкара иде. Икмәк турау, ашханәдә, зонада тик угрылар, рецидивистлар гына хуҗалык итә. Алар сиңа:»Әй син, контрик !»– дип кенә мыскыллап эндәшә, кешегә дә санамый. Ул – кеше, ә син эт санында.

Бераздан минем яшәү шартым азрак җиңеләйде. Чөнки мин хисап эшен яхшы белә идем, мине бухгалтериягә алдылар. Анда да аз гына ялгышлык эшләдеңме, тагын шул авыр эшкә илтеп тыгалар.

Сугыш бетте. Без һаман төрмәдә. Мин 1952 елда, 10 ел туларга 3 ай калганда аклануым (реабилитацияләнү) турында чиста паспорт алып азат ителдем һәм Зәйнәп апам янына киттем.

— Шкафыгыз тулы төрле телдәге китаплар. Болар барысы да бүләкләрме?

— Барысы да нинди дә булса бер очрак белән миңа бирелгән истәлекле китаплар. Менә Солженицынның 6 томлык»Архипелаг – ГУЛАГ»китабы. Ельцин миңа «На заданную тему»дигән китабын,  «30 августа , 1990 года. Хадиче»дип, имзасын салып бүләк иткән иде. Ә мин аңа үзем язган»Минем абыем турында «, дигән кечкенә китабымны үзегезнең укырга вакытыгыз булмаса, балаларыгыз танышып, безнең шундый героебыз барлыгын белер, дип кул тамгамны салып бирдем.

Минем күршедә Ельцин хатыны Наинаның  (ул үзе тумышы белән безнең  өлкәнең Шарлык районыннан) апасы Васса яши.  Бервакыт шулай апаларының хәлен белергә дип Борис белән Наина килделәр. Алар янына Васса мине дә кунакка чакырды. Әңгәмә барышында Ельцин:»Хәзер Мәскәүдә яшәве бик авыр, ашамлыклар барысы да тик талон буенча гына «, — диде. Алар кайтып киткәч  без, карчыклар,  сөйләштек тә, Президент Ельцинга посылка салырга булдык. Миндә соңгы 1 банка кофе һәм чәй бар иде, калганнарда башка әйберләр. Менә шулай Президентка посылка да салганыбыз булды әле безнең, шулкадәр беркатлы булганбыз да икән  дип хәзер үзебездән көләбез…

 Апасы Зәйнәп үлгәч, Хәдичә апа  аның кызы  Ленаны  үстерә. Лена Абдеева Оренбург педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап, шәһәрнең төрле уку йортларында эшли. Хәзер гайләсе белән Оренбургта яши.

Хәдичә Мостафа кызы Советлар Союзы Герое, яраткан абыйсы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турындагы истәлекләр белән, СССРның төрле төбәкләрендәге шәһәр – авылларында җәмәгатьчелек һәм мәктәп балалары алдында чыгышлар ясый иде. Оренбург татар җәмәгатьчелеге белән дә тыгыз элемтәдә торды һәм соңгы көннәренә кадәр милләтебез язмышы, аның киләчәге белән кызыксынып яшәде..

Фирүзә Әбсәләмова, 
Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*