tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Муса Җәлилнең тууына 110 ел

Муса Җәлилнең тууына 110 ел

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлиловның) тууына 110 ел (1906 ел – 1944). Шул уңайдан Казан шәһәренең 1нче Май мәйданында татар халкының батыр улын искә алырга җыелдылар.

Шигъри митингны Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев ачып җибәрде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015), танылган шагыйрә Луиза Янсуар, Татарстанның язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов чыгыш ясадылар. Соңыннан шагыйрь Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салынды. Шигъри митингта Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Бөтендөнья Татар конгрессы хезмәткәрләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*