tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Музей яшь талантларны очраштыра
Музей яшь талантларны очраштыра

Музей яшь талантларны очраштыра

14 март көнне Муса Җәлил музей-фатирында зур очрашу була. Бирегә М.Җәлил исемендәге республика премиясенең 2013 елгы лауреатлары җыелачак.

М.Җәлил исемендәге премия 1968 елдан бирле Татарстанның сәләтле яшьләренә тапшырыла. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият, музыка, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать, театр сәнгате өлкәсендә үзенчәлекле алымнар кулланып эш итүчеләр дә бу бүләккә дәгъва кыла ала. Дәүләт бүләге шулай ук телевидение өлкәсендә, цирк, кино, фән һәм педагогик эшчәнлектә абруй казанган кешеләргә тәгаенләнә. 2011 елдан олуг исем ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

2013 елда татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклендә – Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов, “Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен композитор Эльмира Галимова, татар мультфильмнары коллекциясе өчен “Татармультфильм” берләшмәсе, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм “Дүртенче кат… Бишенче кат…”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырь җыентыклары өчен шагыйрь Ленар Шәех, “Каралама” шигырьләр китабы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин һәм фәнгә зур өлеш керткәне өчен Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин Муса Җәлил премиясенә лаек булдылар.

Музейга шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, артист Эмиль Талипов, “Татармультфильм” берләшмәсеннән Азат Ганиев киләчәк. Очрашуда алар үзләренең иҗатлары белән якыннанрак таныштырачак һәм күп санлы сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

14 март, 15.00 сәгатьтә узачак әдәби-музыкаль салонда «Мәхәббәт FM» спектакленнән өзекләр, шулай ук яшь шагыйрьләрнең шигырьләре яңгыраячак. “Татармультфильм” берләшмәсендә җитештерелгән мультфильмнар да тәкъдим ителәчәк.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*