tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы – Надир Ибраһим улы Дәүләт
Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы – Надир Ибраһим улы Дәүләт

Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы – Надир Ибраһим улы Дәүләт

Надир Ибраһим улы Дәүләт – күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы, TASAM премиясе лауреаты.

Надир Дәүләт 1944 елның 15нче июлендә Кытай Халык республикасы Мукден (хәзерге Шэньян шәһәре) шәһәрендә дөньяга килә. 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын тәмамлый. 1970-80 елларда Истанбулда «Казан» журналы мөхәррире була. 1974 елда Алманиядә Мюнхен университетын тәмамлый. 1972-84 елларда «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә тапшырулар алып бара. 1982 елда Алманиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, дөньяның абруйлы югары уку йортларында (Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетлары) төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 Төрки тикшеренүләр институты директоры була. Соңрак Истанбулның Едителе университетында эшли. Хәзерге вакытта Истанбул Сәүдә институтында хезмәт куя. Надир Дәүләт – татар, инглиз, азарбәйҗан, төрек телләрендә басылган егерме биш китап авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*