enrutat
Баш бит / Наил Шәйхетдиновка багышланган китап тәкъдим ителде
Наил Шәйхетдиновка багышланган китап тәкъдим ителде

Наил Шәйхетдиновка багышланган китап тәкъдим ителде

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Татарның күренекле актеры, Тинчурин театрының легендар артистын искә алу, хөрмәтләү чарасы театр фойесында ук башланып китте. Биредә кунаклар Наил Шәйхетдинов турындагы стенд белән танышты, Чирмешән суыннан кайнатылган чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланды. Кичә артистның “Эх, алмагачлары!” спектаклендә башкарган монологы белән башланып китте. Бу кичтә шулай ук Наил Шәйхетдинов уйнаган башка спектакльләрдән — «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Алтын көз» комедияләреннән өзекләр күрсәтелде, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Наил абыйның иң якын кешеләре — туганнары, сабакташлары, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары татар театрының мәшһүр әһеле турындагы ихлас хатирәләре белән уртаклашты. Кичәне Илдар Кыямов белән Гүзәл Гайнуллина алып барды.

“Мин сәхнәдә рухани” дип аталган әлеге басманы журналист Илдар Кыямов туплады. Китап 5 бүлектән тора. Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучылар әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана. Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын.

Артист турында. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.

Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары!”нда Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Ул башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә  тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*