tatruen
Баш бит / Бөек Җиңүгә – 75 ел / Наилә Ижгузина: Йөрәктәге сагыш бетмәде
Наилә Ижгузина: Йөрәктәге сагыш бетмәде

Наилә Ижгузина: Йөрәктәге сагыш бетмәде

Бөек Ватан сугышында Барда районыннан 7338 кеше катнаша, шуларның 77се – хатын-кызлар. 4223 райондашыбыз һәлак була, 2400 кеше хәтер китабында билгесез югалганнар исемлегендә.

Башап Түз авылында яшәүче Наилә Рәхимҗан кызы Ижгузина сөйләгәннәрне тыңлагач, халык иңенә төшкән авырлыкларга, аларның сабырлыгына шакларың катарлык. Ир-атларны фронтка озатулар, бер-бер артлы кара кәгазьләр килүе, көч җитмәслек авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык – санап кына бетерерлек тә түгел. Барысына да шул дәһшәтле сугыш гаепле. 86 яше белән баручы Наилә әби бөтенесен дә яхшы хәтерли.

«Әтиемнең өч хаты»

– Сугыш башланганда 12 яшьтә идем. Иртәгә фронтка китәсе көнне әти төне буе эшләп чыкты: мич баганаларын төзәтте, асларына таш кыстырды. «Кайталмасам, мичегез батар», – дигәне хәтергә уелып калган. Ишек алдына такта ярдырып өйгән иде, аларны да «череп ятар», дип, абзарга өеп куйды. Мин уянып күземне ачкан саен ул лампа яктысында нәрсәдер көйли, рәтли иде. Хәтеремдә гел шулай эшчән, сабыр булып калды әтием. Иртәгесен, 13 август көнне әнием аны Осага кадәр озатып китте. Без, балалар, өйдә калдык. Күперле Башаптан бу көнне тагын өч кешене: Мәннәф һәм Нәҗмулла Исмәгыйловларны, Мөхәммәтҗан Уразаевны да алып киттеләр, – дип сөйли ул. (Наилә әби Күперле Башап авылында туып үскән).

Әтиләренең «сугышка керәбез» дигән беренче хаты 21 августта килә. Икенче хатын сентябрь аенда Ленинград госпиталеннән юллый, уң кулы яралануы турында яза. «Сугыш каты бара. Шушы көннәрдә генә Султанай авылы кешесе Закир иптәшне шинеленә төреп, җирләргә туры килде. Башап Түз Нәҗмөхәмәт Туктамышев белән бергә туры килдек. Әлегә госпитальдә ятабыз». 15 ноябрьдә җибәргән өченче һәм соңгы хатында ярасы төзәлүе, тиздән сугышка керәчәге турында хәбәр итә. Бу сүзләрне раслагандай, озакламый авылдашлары Муса Исмәгыйловтан хат килә, анда мондый юллар була: «Рәхим күршене күрдем, сугышка кереп бара иде. Руслар арасында татарлардан берүзе…» Шуның белән хатлар туктала, кызганычка каршы аларның берсе дә сакланмаган. Бөек Ватан сугышына Наилә әбинең әтисенең бертуганнары: Гаялетдин һәм Әхмәр Куштановлар да чакырыла. Тик бертуганнарның өчесе дә ил азатлыгы өчен көрәштә корбан була. Бер гаиләдә ике кешенең үлеме күзәтелә, ә өч кешенең үлеме сирәк очрый. Сугышка кадәр авылда колхоз рәисе булып эшләгән өч бала атасы Гаялетдин Куштанов 1943 елны Украинада һәлак була, шунда җирләнә. Әхмәр Куштанов 1942 елда хәбәрсез югала. Иң аянычы – бу өч гаиләдә 10 бала ятим кала, 10 бала «әти» сүзен әйтә алмыйча тилмереп үсә.

– Башка балаларның әтиләре сугыштан кайтканда, безгә бик авыр иде. Йөрәктәге сагыш бетмәде, сугыш кинолар караганда хәзер дә елыйм, – ди әби.

«Әниемә һәйкәл куярлык»

-Без гаиләдә алты бала идек. Иң зурсы – мин, аннан Нәкыйбә, Гарибҗан, Рәмзия, Саҗидә. Ә иң кечкенә энебез Рәшит берничә айлык кына – 1941нең апрелендә туган. Шундый авыр елларда берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны исән-сау үстереп кеше итү өчен әниебез Бәдрисафа Куштановага ай-һай тырышырга туры килгәндер. 32 яшендә тол калып 6 баланы ялгызы аякка бастыра ул! Ашарга юк, пикан эзләп 5 чакрымга кадәр китә идек. Безнең хәлдәге гаиләләр якын-тирә авылларда юк та иде. Ике баласын балалар йортына бирергә дип тәкъдим булгач: «Үлсәк тә бергә үләрбез, балаларымнан аерылмыйм», – дип әйтә. Балалары ачлыктан үлгән гаиләләр дә булды. Безне әҗәлдән әниебезнең уңганлыгы гына саклап калды, моның өчен аңа һәйкәл куярлык! Мең-мең рәхмәт әниебезгә. Әтиебез сугышта үлүгә карамастан, барыбер кеше түләгән налогларны түләдек, хөкүмәткә елына 40 кг ит, 300 кг сөт , 75 йомырка һәм 2,5 кг сарык йоны тапшырдык. «Хәбәрсез югалды», – дип хат килсә дә, әни гомере буе хыянәт итмичә әтинең кайтуын көтте. 71 яшендә бер ел авырып яткач, якты дөнья белән хушлашты.

«Баштан кичкән михнәтләр»

Наилә апа 4 класс кына тәмамлап кала, укуын алга таба дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 13 яшеннән яследә эшли башлый ул, 1942 елның февраленнән колхозда бозаулар карый (үзенә әле 14 яшь тә тулмаган була). Җәен аларны көтә, кышлатып чыгаргач, сыерлар сава. Тырышып эшли, алдынгылар рәтендә була, бу хезмәте өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

– Сугыш елларында иң авыры – 1942 елның кышында бала чанага сөт тулы 15 литрлы бидонны җәяүләп Бардага сөйрәп алып барулар булгандыр. Аны 20 тиенгә сата идем. Бер килүемдә мине икенче берәүләрнең сөтен эчүдә нахакка гаепләделәр, тиен акчаларымны алып калдылар. Шулар һаман исемә төшә, онытылмый, – ди ул, күз яшьләрен сөртеп. – 14 яшемдә март аенда Бикбардадан (Куеда районы) көч-хәл белән бер мишек бәрәңге алып кайтуым хәтердә. Ул заманда машиналар юк, әниләр Куедага, Пермьгә җәяү барып-кайтып аяксыз кала иделәр. Без күргән ачлык, ятимлек ачысын сөйләп кенә аңлатырлык түгел.

Бер очрак бөтенләй үзәкләремне өзә. 1942 елның марты иде, авылдан ике км чамасы урманга әни белән утын әзерләргә бардык. Шул утынны алырга эшләп арыган ат бирделәр. Арбага утынны төягәч, өйгә кайтарырга әни бер үземне (миңа 13 яшь) җибәрде, үзе яңадан утын әзерләргә калды. Авыл башына җиткәч хәлсез, арык ат аягы сөрлегеп, утыннар, арбалар белән егылды. Чарасызлыктан нишләргә дә белмим, бала-чага гына бит әле. Бәхетемә, мине сугыштан яраланып кайткан Мөбарәк абзый күреп калган – ярдәмгә килде. Балта белән камыт бавын чабып өзде, атны торгызып, арбаны урман ягына каратып утыртып куйды. Ауган утынны калдырып, яңадан әни янына урманга киттем. Икенче йөкне кайтарып бушаткач кына ауган утыннарны да төяп алып кайттык. Авыр булса да, түздек инде, – дип сөйли әбиебез. Әйтерсең бу вакыйгалар кичә генә булган.

Әй, ул сугыш китергән бәла-каза, кайгы-хәсрәт, өзелгән гомерләр… Бөек Ватан сугышында Җиңү 27 миллион корбан исәбенә яулана, ә күпме бала ятимлектә җан асрап үсәргә мәҗбүр була. Хәзер алар үзләре өлкән яшьтә инде, күпләр исән дә түгел. Тыл һәм хезмәт ветераны Наилә Рәхимҗан кызы кичергәннәрне бер китап итеп язарлык. Онытырга мөмкинме соң ул газаплы елларны? Һич юк. Бары бүтән сугыш күрергә язмасын. Кешелек тыныч тормышта, иминлектә яшәсен.

Роза Гыйззәтуллина,
Барда районы Пермь крае

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*