tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наилә Җиһаншина АКШта яшәүче татарларда кунакта булып кайтты
Наилә Җиһаншина АКШта яшәүче татарларда кунакта булып кайтты

Наилә Җиһаншина АКШта яшәүче татарларда кунакта булып кайтты

АКШның Дәүләт департаменты чакыруы буенча, Бөтендөнья татарлар өчен гаилә кору үзәге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Америка Кушма Штатларында бер айлык сәфәрдә булып кайтты.

Эшлекле сәфәр Америкада яшәүче төрле күпмилләтле халыкларның тормышы, яшәеше белән танышу, мөселман үзәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр кору ниятеннән оештырылды. Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Вашингтон, Нью–Йорк, Лос-Анджелес, Санта-Моника, Голливуд, Атланта, мөселманнар күпләп яшәгән Детройд шәһәрләрендә милли, мәдәни үзәкләрнең эшчәнлеге белән танышып чыкты.

Шулай ук ул Нью–Йорк шәһәрендә яшәүче татар диаспорасының җыенында катнашты. Бу хакта Наилә ханым Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә әзерләнгән видеоәңгәмә барышында хәбәр итте. Видеоязманы якын арада безнең сайтыбызда карап булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*