tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наилә Җиһаншина: “Без Стратегиядә билгеләнгән юнәлешләргә туры килгән нәтиҗәле эшчәнлекне алып барабыз”
Наилә Җиһаншина: “Без Стратегиядә билгеләнгән юнәлешләргә туры килгән нәтиҗәле эшчәнлекне алып барабыз”

Наилә Җиһаншина: “Без Стратегиядә билгеләнгән юнәлешләргә туры килгән нәтиҗәле эшчәнлекне алып барабыз”

Түбән Новгород өлкәсендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы кураторы Наилә Җиһаншина:

Әле 2019 елда гына илебезнең төрле төбәкләрендә Татарстан республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар халкының  үсеш Стратегиясе эскизын киң татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим итү буенча төбәкара утырышлар узган иде.

Марий Эл, Чуашия республикалары, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләренең татарлары  бу мәсьәлә буенча Йошкар-Олада җыелган идек. Безнең Нижгар өлкәсеннән дә ул очрашуда ике дистәгә якын кеше катнаштык. Шунда Васил Гаяз улы Стратегиянең төп юнәлешләре белән таныштырганда телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап үстерүдә, тарихыбызны барлауда  аның никадәр мөһим документ булачагын әйткән иде.

Һәм быел, 29 август көнне, “Татарлар: Гамәл Стратегиясе” кабул ителде һәм инде тормышка да ашырыла башлады. 24 декабрь көнне “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының ZOOM да узган йомгаклау конференциясендә дә Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Стратегияне тормышка ашыру буенча мөһим мәсәләләрне күтәрделәр, ә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова аның нәкъ менә хатын-кызлар, “Ак калфак” эшчәнлегенә кагылган берничә төп юнәлешен билгеләп үтте.

Безнең Түбән Новгород өлкәсендә 50 меңгә якын татарлар яши, аларның күп өлеше регионның алты районындагы 34 татар авылында урнашкан. Өлкә “Ак калфак” оешмасы белән өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Зилә ханым Әхмәдуллина уңышлы җитәкчелек итә.

Мин үзем районара “Ак калфак” оешмасы кураторы буларак шуны әйтә алам: безнең төбәк татар хатын-кызлары Стратегиядә билгеләнгән юнәлешләргә туры килгән нәтиҗәле эшчәнлекне алып бара – бакчаларда, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә күп төрле милли чаралар уздырыла, соңгыларында “Хуҗабикә”, “Яшь гаиләләр” кебек һәм бүтән берләшмәләр актив эшли, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә нык игътибар бирелә. Иң мөһиме – барысына да балалар җәлеп ителә, аларда кечкенәдән башлап милләтебезгә, ана теленә, барлык милли кыйммәтләребезгә  ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә.

Мәсәлән, дистә елга якын инде апрель аенда балалар арасында “Җәясу” фольклор фестивале уздырабыз ( проектның авторы һәм җитәкчесе – күренекле җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә Паламарчук). Бу масштаблы районара чарада балалардан торган фольклор коллективлар бик теләп катнаша, халкыбызның гореф-гадәтләрен искиткеч итеп сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Менә шулай көндәлек эшебез белән без дә Стратегияне тормышка ашыруга үзебезнең өлешебезне кертәбез дип уйлыйм. Һәм киләчәктә дә барыбыз бергә, бердәм булып татарлар өчен мөһим документтагы максат-бурычларны тормышка ашырырга язсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*