tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Назлы кияү» Германиядә
«Назлы кияү» Германиядә

«Назлы кияү» Германиядә

18 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте.

Кичәне Генераль косуллык вәкиле сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. «Бүген безнең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектаклен нәкъ менә татар телендә карау мөмкинлеге бар. Театрның иҗат коллективына шуны телисем килә: Германиядәге гастрольләрегез дәвамлы булсын!», – диде ул.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Бу минутларда әлеге сәхнәдә чыгыш ясавыбызга без чиксез шат. Безне шулай матур каршы алганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Төрле шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны һәрчак көтеп алабыз», – дип билгеләп узды.

Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин тамашачыларны сәламләп: «Назлы кияү» спектакле бөек драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган. Театрыбыз нәкъ менә аның исемен йөртә. Әсәр автор тарафыннан 1914 елда иҗат ителгән. Бу аның иң беренче музыкаль комедияләреннән берсе. Гастрольләребез Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шушы югары нотада без әлеге истәлекле дата уңаеннан оештырылган чараларны төгәллибез», – диде.

«Назлы кияү» спектакле зур уңыш белән үтте. Тамашачылар комедияне яратып кабул итте, артистларны көчле алкышларга күмде. Шунысы сөенечле: спектакльне Германиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ә Бельгия, Голландия татарлары да тамаша кылды. Искәртеп үтик: әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән тормышка ашырылды.

            К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*