tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлкидәге Нәби Дәүли исемендәге гимназия – татар гимназиясеме?
Әлкидәге Нәби Дәүли исемендәге гимназия – татар гимназиясеме?

Әлкидәге Нәби Дәүли исемендәге гимназия – татар гимназиясеме?

4 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе Татарстанның Әлки районындагы Үргәагар авылы мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә эшләде.

Комиссия әгъзалары: БТК Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Марат Лотфуллин, Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясе директоры, БТК бюросы әгъзасы Кәмәрия Хәмидуллина, БТК ның Татарстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров – Үргәагар авылы кешеләре исеменнән килгән хатта язылган фактларны тикшерделәр. Авыл халкы мәктәпне бетерү һәм Нәби Дәүли исемендәге  гимназиядә укыту рус телендә алып барылуы турында борчылып язганнар иде.

Комиссия эш барышында Әлки районы мәгариф бүлеге башлыгы А.Хәлиуллин, мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Ф.Гыймадиева, мәктәп коллективы, укучылар һәм Үргәагар авылы кешеләре белән очрашулар уздырды.

Чыннан да борчылырга сәбәпләр бар икән.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең устав Министрлар Кабинеты карарына туры килми. Карар нигезендә гимназиянең исеме – Әлки районы Базарлы Матак татар гимназиясе. Уставта исә “татар” сүзе бөтенләй төшеп калган. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында Нәби Дәүли исемендәге татар гимназиясе татар-рус мәктәпләре исемлегендә бара. Гимназиянең еллык хисапларында да 221 укучының 142 се генә татарча укый икән.

Гимназиянең уставында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барылырга тиеш булса да, алдагы уку елларында да, бу уку елында да 1 рус классы ачылган һәм татар класслары саны 3 класска кимегән.

Ата-аналар белән очрашу, укучыларныд эш дәфтәрләре һәм дәреслекләре белән танышу нәтиҗәсендә гимназиядә укыту рус телендә алып барыла дип раслап була икән. Өстәвенә, укучыларның кулларына бирергә татар телендә дәреслекләр җитми. “Хәтта татар әдәбиятыннан да”, – дип ассызыклый комиссия әгъзалары.

Гимназия укытучылары укытуны татар телендә тәэмин итә ала, шуңа да карамастан педагоглар советы утырышлары һәм беркетмәләре рус телендә алып барыла, дигән нәтиҗә ясый БТК комиссиясе.

Үргәагар мәктәбе башлангыч мәктәп буларак гимназиянең филиалы булып калган. Үргәагар мәктәбе мөгаллимнәренең күбесе гимназиядә эшли, шулай да 2 педагог эшкә урнашмаган. Аларга кичекмәстән эш табарга кирәк дип саный комиссия. Мәктәп кыскарту нәтиҗәсендә татарча укыта алган бер педагог та эшсез калмаска тиеш.

Әлфия Миңнуллина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*