tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды
Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды

Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды

14 ноябрь көнне Оренбур өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының III корылтае узды. Шул уңайдан шәһәребезгә Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының рәисе Кәдрия Рәис кызы Идрисова һәм атаклы язучы Нәбирә Гыйматдинова да килде. Х.Ямашев исемен йөрткән китапханәдә халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова Оренбур укучылары белән очрашты бик, җылы очрашу булды бу.

Кәдрия ханым Нәбирә Гыйматдинова белән таныштырып аның турында бик матур мәгълүмат бирде.

Нәбирә Минәхмәт кызы бүгенге көндә киң танылган автор, аның әсәрләрен яратып укыйлар һәм кичәдә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әсәрләрдәге образлар ничек барлыкка килә? Аларның прототиплары бармы? Бүгенге көндә ничә китабы чыккан? Һ.б. күп төрле сорауларга автор кызыклы мисаллар китереп җавап бирде. “Барасы юллар озын”дип аталды ул очрашу. Нәбирә ханыма озын иҗади юллар, уңышлар теләп, очрашу белән бик канәгать булып таралыштык. Безгә шундый матур иҗади очрашу бүләк иткәннәре өчен Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренә зур рәхмәт.

Светлана Әхмәтҗанова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*