tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекамада Чәкчәк бәйрәме
Нефтекамада Чәкчәк бәйрәме

Нефтекамада Чәкчәк бәйрәме

Менә яңа гына, 3нче февральдә, шәһәребезнең 2нче санлы мәктәбе базасында “Ак калфак” оешмасы тарафыннан әзерләнгән бик матур чара – Чәк-чәк бәйрәме үтеп китте. Шушы турыда гына хәбәр итәргә булдык.

Чынлап та, бик матур бәйрәм килеп чыкты. Чарада укытучылар, әниләр, дәү әниләр, хәтта әтиләр дә кызлары, оныклары белән бик актив катнаштылар. Һәммәсе дә бик эчтәлекле презентацияләр әзерләп, үзләренең рецептлары буенча гына әзерләгән чәк-чәкләрен бәйрәмдә катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Шулай ук жыр-бию, уен-көлке , шигырьләр, халык йолаларына кагылышлы булган мәгълүмәт һәркемнең күңелен жәлеп итте.

Менә алар, бәйрәмебезгә ямь бирүчеләр:

Нуртдинов Данир һәм аның әбисе Сәмигуллина Нәзилә (2нче мәктәп), Зифинә Риф кызы Галиянова. Әлфия апа Хәкимова. Земфира һәм Реналь Мотыйгуллиннар (4нче мәктәп), әтиле, әниле-кызлы Илдус, Альбина һәм Гөлназ Муллахметовлар (6нчы мәктәп), Кашапова Элина (13нче мәктәп), Сәрвәрова Айгөл, Хәертдинова Эльнара, Айгөл һәм Аделия Рәхиповлар, Хаматханова Рәфинә Фәнүсовна, Нуртдинова Сәрия Рәсимовна (16нчы мәктәп), Рәфидә Таһир кызы Гыйлемҗанова (Әмзә мәктәбе), Зөлфия һәм Җамал Идиятовлар, Галиева Роксана һәм аның әбисе Акмалова Рәмзия (7нче мәктәп), Чулпан Хәбибҗан кызы Гайнулова кызы Айгөл белән (12нче мәктәп).

Чәк-чәк пешерү осталарын педагогия көллияте студентлары Әхметова Айгөл һәм Гарифуллина Айгөл татар халык биюе, татар милли үзәгенең активисты Рәүф абый Төхвәтуллин моңлы жырлары белән сәламләде. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

Чараны 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар милли үзәгенең активисты Нәбиуллина Илида Зада кызы әзерләп үткәрде.

Нефтекама шәһәре татар хатын-кызларының

“Ак калфак” оешмасы житәкчесенең урынбасары

Эльмира Тәбрис кызы Зарафутдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*