tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекамада татар мәдәнияте айлыгы бара
Нефтекамада татар мәдәнияте айлыгы бара

Нефтекамада татар мәдәнияте айлыгы бара

Башкортостан республикасының Нефтекама шәһәрендә быел апрель ае “Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы” буларак үткәрелә.

Аның кысаларында 9нчы мәктәптә “Татар балалар язучылары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция оештырылды. 13нче мәктәптә исә “Тукай моңнары” республика бәйгесенең шәһәр этабы узды. Бәйгегә килгән укучылар Тукай шигырьләрен татар, башкорт, рус, мари, инглиз, төрек, казах телләрендә сөйләп ишеттерделәр.

12 нче мәктәптә туган тел укытучылары, ата-аналар белән берлектә, татар телендә “Карга боткасы” бәйрәме уздырды.  Милли киемнәр киенгән балалар, йолага туры китереп, башта “өйдән өйгә йөреп” ярма, май, шикәр, тоз җыйды, “хуҗа”ларны бәйрәмгә чакырып чыкты. Бәйрәм барышында төрле милли уеннар уйналды, укучылар татар фольклорын белүдә көч сынашты, җыр-моң, биюләр тынып тормады.
Кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм килгән кунаклар тарафыннан бик яратылып кабул ителде. “Сабый күңеленә салынган мондый энҗеләрнең бәһасе бәяләп бетергесез”, – диде ата-аналар.

Бәйрәм чаралары апрель ае буена дәвам итәчәк. 10нчы мәктәптә “Минем гаиләм татар телендә сөйләшә” кичәсе узачак узачак, барлык мәктәпләрдә дә “Татар аш-сулары”, “Тукай көне” дип исемләнгән чаралар үткәреләчәк. Шәһәрнең “Иҗат үзәге”ндә исә “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы оештырылачак.

Нефтекамада татар мохите бар һәм ул җанлы тормыш белән яши! Әлеге айлыкның төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт.

Рәзинә НУРИӘХМӘТОВА,
Нефтекама шәһәре.
tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*