tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтеюганскта “Югра талантлары” фестиваль-бәйгесе узды
Нефтеюганскта “Югра талантлары” фестиваль-бәйгесе узды

Нефтеюганскта “Югра талантлары” фестиваль-бәйгесе узды

Якшәмбе, ял көнне, Көнбатыш Себер төбәгендә яшәүче, җыр – моң сөюче татарлар, татар – башкорт ансамбльләре үзләрен зур сәхнәдә сынап карады. Әлеге Нефтеюганск шәһәрендә булып узган “Югра талантлары” халыкара конкурсында Сургут (“Сандугач”), Стрежевой (“Чишмәкәй “), Түбән Варта(“Шатлык”), Мегион (“Болгар”), Нефтеюганск, Лангепас, Пойково һ.б. шәһәрләрдән бик күп татар, татар – башкорт ансамбльләре чыгыш ясады.

Жюрида халкыбызның сүнмәс йолдызлары Татарстан республикасының халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, Башкортстан республикасының Учалы филармониясе балетмейстеры Гөлнур Сөләймәновалар булды. Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Җиңүчеләргә алдагы иҗат юлларында уңышлар телик!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

Сургут шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*