enrutat
Баш бит / Немец галиме татар язучылары турында онлайн-архив ясалуын әйтте
Немец галиме татар язучылары турында онлайн-архив ясалуын әйтте

Немец галиме татар язучылары турында онлайн-архив ясалуын әйтте

Галимнәр татар язучылары хакында онлайн-архив булдырырга тели. Әлеге архивтагы язмаларны аудио форматта тыңларга мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Германиянең Кавказны өйрәнү, татар һәм Төркестан тикшеренүләр институты (IКАТАТ) директоры, галим Мисте Хотопп-Рике хәбәр итте.

«Кавказны өйрәнү, татар һәм Төркестан тикшеренүләр институты (IКАТАТ) Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә. Әдипнең кызы Чулпан ханым белән аралашабыз. Архивтан Муса Җәлилнең соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләрен эзләп таптык. Тиздән архивтагы кайбер мәгълүмәт белән онлайн форматта танышырга мөмкин булачак. Анда язучыларның тормыш һәм иҗат юлы хакында язмалар урнаштырырга телибез. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән уртак сайт булдырырга планлаштырдык. Хәзер сөйләшүләр алып барабыз. Бу эштә Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре дә ярдәм итәргә әзер», — диде ул.

Мисте Хотопп-Рике әйтүенчә, онлайн-архивта язмаларны аудио форматта да тыңларга мөмкин булачак. Сайтта татар халкының фольклоре, вәгазьләр, әкият, җырлар урнаштырылуы көтелә.

Ләйлә Хәкимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*