tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәни татар гүзәле – 2017
Нәни татар гүзәле – 2017

Нәни татар гүзәле – 2017

Ярославльдә яшәүче татар яшьләре белән эш бар көченә алып барыла. Театрлар куелып, милли рухта конкурслар үткәрелеп, якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләре укытыла. Алай гына да түгел, егет-кызларыбыз Татарстан башкаласына төрле укулар, лагерьларга җибәрелә. Иң мөһиме – аларның телне белү теләге, тарих белән кызыксынулары көчле. Әйтергә кирәк, зәзер инде Ярославльдәге татар яшьләре Сабантуйны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтә.  Өлкәннәр көнен билгеләп үтү, ветераннарны котлау традициягә әйләнде. Г.Камал, Ф.Яруллин, Г.Тукай, М.Җәлил кебек һәм башка бөек язучы, шагыйрьләребезгә багышланган кичәләр җылы рухта үтә.

Күптән түел Ярославльдә якшәмбе мәктәбе һәм Ярославль шәһәре татарларының  «Нур» иҗтимагый оешмасы беренче тапкыр «Нәни татар гүзәле 2017» бәйгесен уздырды. Анда 8-16 яшьлек кызлар катнашты.

Әлеге акыл һәм талантлылыкны ачып бирә торган милли конкурсның төп максаты – татар кызының эчке матурлыгын да, аңа хас булган тыйнаклык, тугрылык сыйфатларын, гореф-гадәтләрне белү дәрәҗәсен дә тикшерүдән гыйбарәт иде. Шушы тамаша аша якшәмбе мәктәбенә йөргән кызларыбызда телебезгә булган ихтирамны арттыру, кызыксыну уяту күздә тотылды.

Хөкемдарлар «Нур» председателе урынбасары Абдрахимов Рөстәм Илхамович; якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучыларның ата-аналар комитеты әгъзалары Файзрахманов Азат Радикович һәм Ахметова Әлфия Габдулразаковна кызларыбызның милли киемнәренә, үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына, зирәклегенә, тапкырлыгына, уңганлыгына, җыр-биюгә осталыгына игътибар иттеләр.

Татар милли киемнәреннән чыгып үзләре белән таныштырудан башланып киткән бәйге,  мәкальнең ахырын әйт, татар халык ризыкларын танып белү, көйләрне белү, карточкага язылган атна көннәрен тизрәк барлау, өч урынлы саннарны татарча язу, сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, мозаика рәвешендә төзелгән мәкальләрне җыю кебек интеллектуаль конкурслар кызларның нәкъ татар телен белү дәрәҗәсен ачыклады. Кечкенә бәбиләрне бишек көе җырлап ак биләүгә биләү дә катнашучылар өчен чын тәрҗрибә булды.

Татар милли ашларыннан кош теле, талкыш-калеве, чәк-чәк һәм башка ризыклар пешереп алып аш-суга осталыкларын күрсәттеләр.

Танылган җырчы, атаклы нәфис сүз остасы, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары булмасалар да, гүзәл кызларыбыз җыелган халыкка үзләренең өйрәнгән шигырь-җырларын, җыр-биюләрен тәкъдим итеп, рухлары нык, күңелләре бай икәнен дәлилләделәр.

Шулай итеп, Мудрова Фатима «Иң җитез кыз», Смурова Әнисә «Иң акыллы кыз», Гизатулина Динара «Иң сөйкемле кыз» титулына ия булды. «Гран-при»  һәм энҗеләр белән бизәлгән таҗ Филимонова Ольгага тапшырылды. Әйе, нәкъ менә әти-әнисе милләте буенча рус булган кызыбыз җиңүче булды. Оля инде «Нур» үткәргән чараларда бик күп катнашып, зур эшләр башкара. Татар биюләрен биеп күпләрне шаккатыра. Телне дә бер ел эчендә камил үзләштереп, «Авыл эте Акбай» спектаклендә катнашты.

Тиздән май бәйрәмнәренә классларындагы 15 укучыны җыеп Казан белән таныштырыга алып бармакчы. Әлеге кызларыбыз белән беррәттән Наилә Басыровна  Юдина – өлкән буын апабызга үтенеп сорагач, матур күлмәкләрен киеп килеп, җырлап, интеллектуаль конкурсларда үзен сынап карарга рөхсәт бирдек. Яшьләрдән бер дә калышмады. Ул да телне тирәнтен өйрәнә, теләге зур. Тиздән шулай ук Казанга V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына барачак. Наилә Басыровна төп спонсоробыз Ярославль өлкәсендә яшәүче татарлар оешмасы «Нур» җитәкчесе  – Хазипов Ясәви Тагир улыннан махсус призга лаек булды. Шулай итеп, конкурсыбыз катнашучыларга кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшырылгач, Ясәви Тагировичның: «Кызларның гадилеге, тыйнаклыгы, татар телен, гореф-гадәтләрне белү дәрәҗәләре яхшы, тик телне белеп бетермәү генә сизелә», – дигән сүзләре һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Бик күп әби-апалар балаларның мәктәптә татар телен, әдәбиятны укулары, гореф-гадәтләрне өйрәнүләренә чиксез горурлык хисләре кичерүләрен әйтеп, сөенечләрен җиткерде.

Кыскасы, буыннар алмашы үз көе белән, бернинди каршылыкларсыз, өлкәннәрне дә, яшьләрне дә үпкәләтмичә уңай якка үзгәреш кичереп, татар халкын алга атласын иде!

Л.Ф.Габидуллина, Ярославль

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*