tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нәниләр Сабан туе» батыры «тимер ат» һәм түбәтәй белән бүләкләнде
«Нәниләр Сабан туе» батыры «тимер ат» һәм түбәтәй белән бүләкләнде

«Нәниләр Сабан туе» батыры «тимер ат» һәм түбәтәй белән бүләкләнде

Бүген Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы Иске Кулатка бистәсендә 3 яшьтән 6 яшькә кадәр булган сабыйлар катнашында «Нәниләр Сабан туе»  бишенче тапкыр узды.

Ульяновск өлкәсенең «Гөлчәчәк» балалар бакчасында зурлап уздырыла торган Сабан туен бакчаның мөдире  Богданова Лилия Фоатовна ачып җибәрде.

Шулай ук, мәйдан кунакларын Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы җитәчесенең беренче урынбасары Венера Деникаева сәламләде. Аның сүзләренчә, традицион чарага әверелгән «Нәниләр Сабан туе»нда хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.

Быелгы Сабантуйда да Татарстан делегациясе катнашты. Бәйрәм сәхнәсеннән милләттәшләребезне  Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Марсель Масагутов тәбрикләде.

 

 

Сүз уңаеннан, Ульяновск өлкәсенең шәһәр тибындагы Иске Кулатка бистәсендә 5400 кеше исәпләнә, шуларның күпчелеге татарлар. Бистәдә 4 мәчет, 2 урта мәктәп, 1 балалар бакчасы бар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*