tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәрсә ул хәләл акча?”: Казанда чираттагы ачык лекция узды
“Нәрсә ул хәләл акча?”: Казанда чираттагы ачык лекция узды

“Нәрсә ул хәләл акча?”: Казанда чираттагы ачык лекция узды

Кичә, рәҗәб аеның 16-нчы көнендә (11-нче мартта), Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Лекторий” мөселман яшьләре проекты кысаларында чираттагы ачык лекция узды. Бу юлы катнашучылар “Хәләл акча” турында фикер алышты. Очрашуда экспертлар сыйфатында Россия ислам институты каршында эшләүче Ислам Икътисады һәм Финанслары Үзәге директоры Ансар Вәлиуллин һәм әлеге үзәк белгече Камилә Хәйретдинова чыгыш ясады.

Очрашу барышында Ансар Вәлиуллин ислам банкингы, ислам финанс инструментлары, иминиятләштерү, зәкят һәм башка сорауларга тулы җаваплар бирде. Экспертлар ислам финанс инструментлары эшчәнлеге принциплары турында сөйләделәр, шулай ук ислам финанс системасы кысаларында кулланыла торган программаларны аңлаттылар. Камилә Хәйретдинова ислам һәм традицион банклар продуктларының төп үзенчәлекләрен анализлады. Очрашуда шулай ук Ислам финанслары системасын үстерү проблемаларына һәм перспективаларына аерым игътибар бирелде.

Моннан тыш, «Лекторий»да катнашучылар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп кенә калмады, ә Ислам финанс инструментларының эшләү механизмнары буенча да консультация алдылар.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*