tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәрсәдер эшләү өчен талантлы рәссам, дизайнер булу кирәк тә түгел
Нәрсәдер эшләү өчен талантлы рәссам, дизайнер булу кирәк тә түгел

Нәрсәдер эшләү өчен талантлы рәссам, дизайнер булу кирәк тә түгел

Рәшидә апа Гурьянова ел саен җәйгә туган ягы Яшел Үзән райо­ны, Татар Наратлысы авылына яшәргә кайта. Белгечлеге буен­ча – дизайнер. Хәзер ялда булса да, тик торганы юк, бернәрсәне дә ташламый, иске әйберләргә яңа сулыш өреп, барысын да ялт итеп матурлап куя. Бакчасына керсәң, күзләр камаша. Әле менә күптән түгел Рәшидә апа агач ботакларыннан төрле могҗизалар тудырган.

«Әбием Бибигөлҗиһан вафатыннан соң авылга ешрак кайтып йөри башладык. Кызым Мәрьям тугач, пенсиядәге әнием аның белән авылда яшәде. Кыскасы, тора-бара йортны яңарттык, яңа корылма салдык, хәзер ул безнең иң яраткан, җан тынычлыгы бирә торган урыныбыз», – ди Рәшидә апа. Аның бакчасында үзенә хас рәхәтлек, матурлык бар. Барысы да гади, авыл стилендә эшләнгән, шул ук вакытта зәвык, үзенчәлекле алымнар күзгә ташлана.

«Туган ягыңа якынрак булган саен көч арта, тормышны яңа баштан аңлый башлыйсың», – ди дизайнер. Бакчасындагы матурлыкны иске-москыдан, чүпкә ташларга кызганган тимер-томырдан, агач ботакларыннан тудырган. Иң мөһиме – һәр нәрсәгә күңел җылысы, кул көче кергән. Рәшидә апаның әнисе Сания апа озак еллар штукатурчы булып эшләгән, йортны, бакчаны бизәргә ул да булышкан. Рәшидә апаның ире Николай да эшкә оста, кызы белән кияве Марат әти-әнисенә һәрчак ярдәм итеп тора.

Күршедә генә Айрат абый Зәйнуллин яши. Ул – Рәшидә апаның туганы. Ул да авылына битараф түгел. Кызганыч, күптән түгел, кинәт кенә хатыны вафат булган. Айрат абый улын ялгызы үстерә. Бакчачылык эшендә Рәшидә апа гел аның белән киңәшләшә. Айрат абый тимерчелек белән дә кызыксына, җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр андыйлар турында. Теплицасында яшелчәләр гөрләп үсә, өе әллә кайдан матур булып күренеп тора, бакчасында фонтанга кадәр бар. Тимердән төрлечә бизәкләп, чүкеп ясый башлаган.

«Тормышны матурлатыгыз, матурлык дөньяны коткара, нәрсәдер эшләү өчен талантлы рәссам, дизайнер булу кирәк тә түгел, бары үзеңнең туган җиреңне ярату да җитә»,– ди Рәшидә апа.

Эльвира Мозаффарова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*