tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале быел Казакъстанга багышлана
“Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале быел Казакъстанга багышлана

“Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале быел Казакъстанга багышлана

2015 елның 1-7 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XII Халыкара театр фестивале үтә. Быелдан алып, фестиваль проекта катнашучы бер илнең театр сәнгатенә багышланачак.

FaNZttC8[1]2015 елда «Нәүрүз» Казакъстан мәдәниятенә багышланачак. Театр фестиваленә казакълар 4 спектакль алып килергә ниятли (3 драма һәм 1 курчак театры спектакле). Шулай ук, казакъ театрына багышланган төрле чаралар − күргәзмә, иҗади очрашулар, лекцияләр үтәчәк. Гомумән алганда, фестивальгә 20 дән артык театр коллективы чакырулы. Алар арасында Чувашия, Алтай, Башкортстан, Кырым, Дагстан, Тува, Хакасия, Саха (Якутия), Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Әзербайҗан Республикалары театрлары бар.

Курчак театры программасын исә Башкортстан, Чувашия, Казакъстан, Тува коллективлары тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе әгъзасы Нияз Игъламов сүзләренчә, оештыручыларның Казакъстанга тукталуы әлеге республикадан ел саен дистәләгән заявка килү һәм казакъларның Россия белән тыгыз элемтәдә торуына да бәйле. “Казакъстанда мили театрларның саны, ялгышмасам, 54 кә җитә. Моннан тыш, алар да башка театрлар — рус, немец, корея театрлары да бар”, -диде ул.

Икътисади кризис шартларына да карамастан, фестивальнең бюджеты үзгәрмәгән диярлек һәм быел ул якынча 7 миллион сумм тәшкил итәчәк.

Рәсми рәвештә “Нәүрүз”гә заявкалар кабул итү 1 мартта тәмамланган, әмма, кайбер катнашучылар соравы буенча, бу срок 1 апрельгә кадәр озайтылган иде.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәткәре Айгөл Дәүләтшина сүзләренчә, фестивальдә катнаша торганспектакльнең туган телдә булуы төп шарт булып тора. Кайбер елларда, “Нәүрүз”дә катнашырга теләк белдергән театрлар рус телендә спектакльләрен тәкъдим иткәләгән, әмма фестиваль концепциясенә туры килсен өчен, туган телгә күчерелгән. “Нәүрүз”нең төп максаты − мили театрларны үстерү, аларга ярдәм итү.

“Нәүрүз”нең мәртәбәле кунаклары арасында немец театр белгече, тарихчы, бүгенге көн театр сәнгате теоретигы, профессор Ханс-Тис Леман бар.

Искәртеп үтәбез: «Нәүрүз» фестивале беренче тапкыр СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары белән 1989 елда Алма-Атада уздырыла. СССР таркалганнан соң, ел саен үткәрелүче фестиваль 5 елга туктатыла. 1998 елда ТР инициативасы белән фестиваль янәдән үткәрелә башлый һәм халыкара проектка әйләнә. Шуннан башлап чара Казанда 4 елга бер тапкыр уздырыла, 2009 елдан 2 елга бер оештырыла. 2010 елдан башлап «Нәүрүз» фестивале исеме астында Халыкара театраль-белем бирү форумы булдырыла. Форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджменлык буенча семинарлар, мастер-класслар уздырыла.

Гүзәлия Гыйниятуллина,
КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*