tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәүрүзбикә! Төкле аягың белән!
Нәүрүзбикә! Төкле аягың белән!

Нәүрүзбикә! Төкле аягың белән!

21 март көнне иртән иртүк Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә Нәүрүз икәнлеген белдереп татарча җыр һәм көйләр яңгырый иде. “Нәүрүз мөбәрәкбад!” милли бәйрәмен оештыручыларның беренче рәтендә Киров өлкәсе мәдәният департаменты тора. Шәһәрнең социаль сәясәт идарәсе, татарларның региональ мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы шул ук рәттә. Гамәлгә куючылар: өлкә Халык иҗаты йорты һәм төбәкнең “ЭтноМир” милли мәдәният үзәге. Казан Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенән килгән кунаклар белән катнашты. Оештыруның төп эшләрен “ЭтноМир” үзәгенең милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшина башкарды. Катнашучылар Түбән Новгород өлкәсеннән, Мари Эль һәм Татарстан Республикаларыннан килде. Вятка Аланы шәһәре һәм районы үз һәвәскәрләре белән куандырды. Дәрәҗәле жюри 37 музыкаль номер һәм 5 фольклор күренешен бәяләде. Шулар арасында иң-иң дигәннәре тамашачы алдында гала-концерт белән чыгыш ясадылар.

Бәйрәм Нәүрүз дип атала, һәм ул, әлбәттә, карга боткасыннан башка берничек була алмый. “ЭтноМир” ишек алдында килгән халык пары бөркелеп тора торган казаннан карга боткасы белән сыйланды, ир-егетләр потлы герләр белән уйнады, кызлар да үз көчләрен күрсәтте. Бәйрәмнең иң матур өлеше исә Кыш белән Язның бау тартышуы иде.

Инде бәйрәмне бар итүче иганәчеләрне барлыйк – Бөтендөнья татар конгрессы, “МолотАрмз” директоры Равил Нургалеев, эшмәкәр Миннегалләм Дәүләтшина. Фестивальнең башыннан алып ахырына хәтле шәһәрнең татар яшьләре оешмасы кунакларның күңелен күрде.

Шәмсия Хәлимова
Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*