tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт Казан приютында көн саен 300 мохтаҗны кайнар ризык белән тәэмин итә
Нәзарәт Казан приютында көн саен 300 мохтаҗны кайнар ризык белән тәэмин итә

Нәзарәт Казан приютында көн саен 300 мохтаҗны кайнар ризык белән тәэмин итә

Татарстан мөфтияте тарафыннан Казан шәһәренең Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексында көн саен 300 мохтаҗ кешегә кайнар ризык таратыла. Әлеге социаль эшчәнлек Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте, халык ярдәме һәм иганәчеләр тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Һәр көнне бирегә сәгать 10да 150 порция иртәнге аш, сәгать көндезге икедә шулай ук 150 порция төшке аш китерелә. Ул бер тапкыр кулланылышта йөрүче савыт-сабага бүленә һәм караучысыз калган өлкәннәргә, авыр хәлдә калучыларга, инвалидларга, аз керемле, күп балалы гаиләләргә таратыла. Шулай итеп, Нәзарәт башлангычында һәм мөхтәсибәт җитәкчелегендә тормышка ашырылучы әлеге социаль эшчәнлекнең әһәмияте Рамазан аенда, җәмгыятьтән үз-үзеңне читләштерү чорында башланып киткән иде һәм бүген дә дәвам итә.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексы эшчәнлеген киңәйтү планнары белән уртаклашты. Киләчәктә үзәккә автобус сатып алу һәм шәһәрдә 4-5 урында график буенча мохтаҗларга ризык таратып ашату планлаштырыла.

Кайнар ризык белән тәэмин итүдән тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды приютка мохтаҗларга бушлай тарату өчен кием-салым да китереп тапшыра. Шушы эшкә Казан мәчетләре, шул исәптә Кабанарты мәчете дә кушылды. Йосыф хәзрәт киләчәктә Кабан арты мәчетендә барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп азык-төлекне, ярмаларны, яшелчәләрне саклау өчен склад булдыру ниятләре белән уртаклашты.

Мөфтиятнең әлеге комплекс белән эшчәнлеге даими рәвештә алып барыла. Мисал өчен, Рамазан аенда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды ярдәме белән VIII Республикакүләм ифтар кысаларында әлеге үзәккә көн саен 400-гә кадәр ифтар җыелмалары тапшырылды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте аерым үзе өстәп көн саен тагын 400 порция күләмендә кайнар ифтар ризыгы таратуны оештырды. Моннан тыш, узган айда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан йорт-җирсез калган, сукбай кешеләргә юыну мөмкинлеге тудыру өчен өстәмә бер павильон бүләк ителде. Комплексның эшчәнлеге «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешма белән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте арасында төзелгән килешү нигезендә алып барыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*