tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт “Яшь вәгазьче” V республикакүләм дини конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә
Нәзарәт “Яшь вәгазьче” V республикакүләм дини конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә

Нәзарәт “Яшь вәгазьче” V республикакүләм дини конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь вәгазьче» V республикакүләм дини конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителү хакында игълан итә. Әлеге бәйгедә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге ир-егетләр катнаша ала. Конкурс шартлары буенча алар имам, хәзрәт һәм укытучы булырга тиеш түгел.

Иҗади ярыш мөселман яшьләрен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, булачак сәнгатьле сөйләүчеләргә (ораторларга) халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, аларга үзләренең активлыгын һәм иҗади үзенчәлекләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурс 2 этапта үткәрелә: сайлап алу туры һәм финал. Анда катнашу өчен татар телендә “Калеб (күңел) авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары” темасына вәгазь язарга кирәк.

Катнашучы турында мәгълүмат белән рәсмиләштерелгән эшне, авторның исем-фамилиясен күрсәтеп электрон почтага җибәрергә кирәк: [email protected].

Эшләр 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.  Сайлап алу турында җиңүчеләрне билгеләү вакыты – 2019 елның 10 декабренә кадәр. Мәртәбәле жюри тарафыннан иң яхшы дип танылган авторлар ачык конкурста катнашу өчен чакырылачак. Финал 19 декабрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт) узачак.

Мөфтияттә катнашучылар үзләре язган взгазьләр белән чыгыш ясаячак. Чыгыш өчен бирелә торган вакыт – 5-7 минут. Конкурс таләпләре буенча, эшләрдә сүрә исемен күрсәтеп бер Коръән аяте һәм, ким дигәндә, чыганагы күрсәтелеп, бер хәдис алынырга тиеш.

Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә (оригинальлегенә), телдән һәм язма сөйләмнең дөреслегенә, сөйләмнең темпына һәм аһәңенә (интонациясенә), аудиторияне тоемлавына карап бәяләнәчәк. Бәяләүнең төп критерийлары – тәкъдим ителгән темага, сайлаган стильгә һәм жанрга туры килү, билгеләнгән вакыт эчендә теманы ачып, аудитория, яңалык, идея һәм нәтиҗәләрнең оригинальлеге, темп, интонация, сүзнең байлыгы, матурлыгы һәм сәнгатьле сөйләмнең чагылышы. Моннан тыш, финал кысаларында югарыда әйтелгән тематика буенча “түгәрәк өстәл” үткәрү планлаштырыла.

Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы вәгазьләр «Шура» альманахында басылып чыгачак.

Конкурска кагылышлы барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 9270 333 142 (Айгөл ханым).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*