tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим итте
Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим итте

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында көн тәртибендәге төп сорауларның берсе буларак мөфтият компетенцияләре кысаларында татар милли үзенчәлеген саклау буенча эшчәнлек өлкәсендә чараларны көчәйтү мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар мәчетләрдә татар теле мохитен киңәйтү заруриятен ассызыклады. Алар фикеренчә, дөрес оештырылган һәм шул шартларда булдырылган табигый тел мохите мәчетләргә йөрүчеләр өчен татар телен үзләштерергә этәргеч бирәчәк. Моның өчен Аксакаллар шурасы әгъзасы Васил хәзрәт Шәфигуллин Татарстан имамнарына “Шаһәдатнамә” биргәндә квалификация таләпләрен тулыландыру тәкъдиме белән чыкты: татар телен белүне мәҗбүри итү.

“Шәһадәтнамә” имамның ТР мөфтияте тарафыннан дини эшчәнлек алып баруга хокукын раслаучы төп документ булып тора. Татар телен белү имамнарга дини эшчәнлекне оештыру буенча гына түгел, җәмгыятьтә республикада милләтара татулыкны саклау мәсьәләсенә карата игътибар һәм кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән агарту, социаль яктан әһәмиятле, тәрбияви, балалар һәм яшьләр башлангычларын гамәлгә ашыру буенча эшне дә нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирә.

Аксакаллар Васил хәзрәт Шәфигуллинның тәкъдимен хуплап чыкты һәм бу мәсьәләне ТР мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумында раслату өчен мөфтият Президиумы әгъзалары карамагына тапшыру турында карар кабул итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*