tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Хәләл» Комитеты Самарада уза торган «Volga Investment Summit & World Halal Day»та катнаша
Нәзарәтнең «Хәләл» Комитеты Самарада уза торган «Volga Investment Summit & World Halal Day»та катнаша

Нәзарәтнең «Хәләл» Комитеты Самарада уза торган «Volga Investment Summit & World Halal Day»та катнаша

Бүген Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет вәкилләре Самарада эшлекле сәфәр кыла. Биредә 3-5 октябрь көннәрендә Volga Investment Summit эшлекле форумы һәм World Halal Day халыкара хәләл күргәзмәсе эшли. Әлеге чараларда катнашу өчен 20 дәүләттән – Фарсы Култыгы, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре, Бөек Британия, Ауропа союзы илләреннән  – 500 дән артык вәкил килгән.  

Комитет рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншинның саммитның бәхәс мәйданчыкларында, тематик түгәрәк өстәлләрдә катнашуы кәтелә. Чараларда экспертлар ислам инвестицияләре, Россиядә җитештерелгән хәләл продукциясенең экспорт сәләте һ.б. темалар турында фикер алышачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*