tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 “шәкерт” укырга керде
Нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 “шәкерт” укырга керде

Нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 “шәкерт” укырга керде

Бер тәүлек эчендә, тәүге тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсенә 2500 “шәкерт” укырга керде. Аларның 27% – 25-34 яшьтә, 20% – 35-44 яшьтә, 29% – 55 яшьтән өлкәнрәк. Ягъни яртысы диярлек – яшь һәм урта яшьтәге кешеләр. Шунысы да әһәмияткә лаек: “шәкертләр” арасында активлык ягыннан хатын-кызлар күпчелекне яуласа да, саллы 40%ны ислам нигезләре буенча гыйлем алырга теләүче ир затлары тәшкил итә. Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга иң күбе татарстанлылар теләк белдергән – алар барлыгы 1342 кеше. Алардан тыш, Мәскәү, Башкортостан, Свердловск, Самара, Ульян өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребезне атап була. Россиянең калган төбәкләреннән 10нан алып 13-кә кадәр кеше теркәлү узган.

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм “Хозур” Нәшрият йорты беренче татар онлайн-мәдрәсәсендә теркәлү узган барлык милләттәшләргә үзләренең сәламнәрен юллый һәм укуларында Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзләренә тел һәм зиһен ачкычкаларын бирелүен тели.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*