tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләрен сөйләштеләр
Нәзарәттә Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләрен сөйләштеләр

Нәзарәттә Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләрен сөйләштеләр

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 1 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “Вакыф” фонды чираттагы җыелыш үткәрде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буларак, 2019 елның Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырышта “ТР Вакыфы фонды” генераль директоры Дамир Галиев, аның урынбасары Илдар Зарипов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Финанс директоры Азат Сабиров, аппарат җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фирдүс Галиуллин һәм башка хезмәткәрләр катнашты.

Төп мәсьәлә буларак, җыелышта катнашучылар корбанлык малларын табу, аларга ветеринария тикшерүен үткәрү, корбан чалу урыннарын билгеләү яисә яңаларын теркәү, җаваплы затлар белән оештыру эшләрен башкару хакында фикерләште.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*