tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды
Нәзарәттә Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды

Нәзарәттә Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 26-нчы көнендә (12-нче ноябрьдә), Лаеш районы “Волга” яшьләр үзәге базасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Анда Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды.

Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Җыелышның мәртәбәле кунагы булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов торды.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, пленумда катнашучыларны сәламләп, үз чыгышында тыңлаучыларның игътибарын көн кадагында торган мәсьәләләргә җәлеп итте. Аерым алганда, ул Татарстан мөфтияте тарафыннан быел игълан ителгән Туган тел елы кысаларында башкарылган эшчәнлеккә беренчел нәтиҗәләр чыгарды.

– Иң беренчесе: узган елның ахырында бастырылган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәте 2020 елда бөтен татар җәмәгатьчелегендә танылды, һәм китап буларак кына түгел, ә башка рәвешләрдә дә дөнья күрде, – диде Камил хәзрәт һәм әлеге басма белән бүген республикадагы һәр мәчет тәэмин ителгәнлеге турында хәбәр итте. Сүз уңаеннан, китаплар  татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен һәм милләттәшләрдә милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү өчен булдырды. Шуңа күрә махсус тираж булып бастырылган китап туган телне сакларга кирәк дигән мөрәҗәгатьтән башлана. Китап Иваново, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан татарларына озатылды һәм бу эш дәвам итә.

Мөфти үз чыгышында шушы хезмәтнең быел аудиоверсиясе чыгуын да искә алды. 40 сәгатьлек аудиоязманың “Азан” радиосында танылган алып баручы Илдар Кыямов тавышы белән яздырылды. Башта бу язма сатуда гына булса, хәзер инде аны “Азан” радиосы сайтыннан телефонга бушлай күчереп алып тыңларга була. Моннан тыш, шушы ук аудиоязма Төркиядә җитештерелә торган Коръән каләменә кертелде. Мөселманнар арасында зур популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнгән һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килә. Каләм аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә. Шулай итеп, бу җайланманың программасында хәзер, дөньяның башка милли телләре белән беррәттән, Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы ахырына кадәр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләренең текстлары һәм аудиосы мобиль кушымта буларак та эшли башлаячак. Ягъни теләгән һәркем алардан бушлай файдалана алачак. “Җәмәгать! Бу хезмәт – Аллаһ ризалыгы өчен эшләнде һәм халык арасында да ул бушлай таратылачак”, – дип ассызыклары мөфти хәзрәтләре.

Туган тел елының тагын бер мөһим казанышы итеп Камил хәзрәт Татарстанның 100 мәчете каршында татар теле курслары оештырылуын атады. Бүгенге көндә аларга 1225 кеше йөри, ягъни уртача 10-12 кешелек төркемнәр формалашкан.

Мөфти шулай ук үз чыгышында 2020 ел ахырына кадәр татар телендә эшләүче тагын бер яңа проект – онлайн-мәдрәсә ачылырга тиешлеген хәбәр итте. “Дин нигезләрен өйдән торып, интернет аша өйрәнеп булачак. Проектның бөтен контенты әзер. Ул 100% татар телендә”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Сүзен дәвам итеп, мөфти хәзрәт Татарстан мөфтиятенең тагын бер мөһим эш юнәлеше булып яшьләр белән эшләү икәнлеген билгеләп үтте һәм перспективалы “Яшь килен” проекты эшли башлавын хәбәр итте. “”Яшь килен” татар кызлары арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла, шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып хатын-кызларны никахта яшәргә өйрәтә. Биредә хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе, бала тәрбияләү кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Аерым дәресләр булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә татар милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату, милли ашлар, бала карау, кунакларны каршылау кебек темаларга кагыла”, – дип, Камил хәзрәт хатын-кызның – милләтнең йөзе булуын, аның дини, милли һәм кыйммәтләрен саклап калудагы роле бәяләп бетергесез икәнлеген, милләттәшләребезне һәм дин кардәшләрне хатын-кыз тәрбияләвен ассызыклады. Проектка Казан мөслимәләре генә түгел, Мәскәү, Уфа, Пенза, Чиләбе кебек төбәкләрдә яшәүче татар кызлары да кушылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, имам-мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итеп, халыкта татарлыкны саклап калуның дин әһелләре алдында да торган бурыч икәнлеген ассызыклап үтте. “Чөнки милләттәшләребез татар булудан туктаса, үзен мөселман дип тә танымаячак, мәчетләргә дә юлны онытачак. Шуңа күрә мәчетләрдә тулы мәгънәдә татар телле мохит булдырырга һәм сакларга кирәк. Халык белән аралашу, җомгаларны уздыру, төрле чараларны  татар телендә алып барырга онытмагыз. Гамәлдә сез бу эшне болай да алып барасыз: дин дәресләре, яшьләр өчен тәрбияви чаралар, балаларга җәйге һәм кышкы каникуллар оештырасыз, сабантуйлар, иҗади бәйгеләр уздырасыз. Мисал өчен, быел мәчетләр 2500 бала өчен кышкы каникуллар оештырган. Зур рәхмәт сезгә! Шушы эшне дәвам итәргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте мөфти хәзрәтләре һәм киләсе елның Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителгәнен искә алды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шушы һәм туган телне һәм милли үзенчәлекләрне саклау өлкәсендәге Нәзарәтнең башка эшчәнлеген югары бәяләде һәм башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм кулын сузарга әзерлеген әйтте.

Пленумда башка мәсьәләләр дә каралды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*