enrutat
Баш бит / Нәҗибә Ихсанова 80 яшен тутырды
Нәҗибә Ихсанова 80 яшен тутырды

Нәҗибә Ихсанова 80 яшен тутырды

Кичә Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Русиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Нәҗибә Ихсанова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәҗибә Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай районы Буралы (Яңа Ташлыяр) авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын (вуз) тәмамлый. 1961 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Сәхнә белән беренче танышуы авылда ук башлана. Үзешчәннәр куйган “Беренче театр”, “Асылъяр”, “Галиябану” спектакльләрендә катнаша. Әзһәр Шакиров: «Гомерендә радио ишетмәгән, тере артист күрмәгән кечкенә авылның ике баласы гомерләрен олы сәнгатькә багышласын әле. Бу – язмыш.”

Мәскәүгә театр уку йортына эләгүе дә очраклы була, Казанга университетка укырга керергә барган җирдән ишетеп кенә, авылдашы Әзһәр Шакиров белән сынауларны үтәләр һәм 1956 елда Мәскәүдә М.Н. Гладков һ.б. укытучыларда укый башлыйлар.1961 елда уку йортын тәмамлап кайтып, Галиәсгар Камалисемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.

Беренче уйнаган рольләре: Гандәлиф (Аяз Гыйләҗев “Көзге ачы җилләрдә”), Маһисәрвәр (Таҗи Гыйззәт “Чаткылар”), Фатыйма(“Мирсәй Әмир “Тормыш җыры”), Газизә (Шәриф Камал “Акчарлаклар”), Җомабикә — (Таҗи Гыйззәт «Кыю кызлар» )

1966 елдан театрга баш режиссёр булып Марсель Сәлимҗанов килгәч, Н. Ихсанова текә холыклы, бер-берсенә охшамаган каһарманнарны уйный: Мәйсәрә (Кәрим Тинчурин “Американ”), Розина (Пьер Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Фемида (Мостай Кәрим “Ташлама утны, Прометей”), Элеонора (К. Гольдони “Хатын-кыз гайбәте”), Таланова (Л. Леонов “Ябырылу”), Зифа (Нәкый Исәнбәт “Зифа”), Тәңкәбикә (Мостай Кәрим «Ай тотылган төндә»).

Тамашачы сокланган каһарманнарының берсе – 25 ел буена уйнаган Миләүшә (Туфан Миңнуллин “Миләүшәнең туган көне”, «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!»).

1970 ел урталарыннан тулы канлы геройларны , гади татар аналарын уйный: Гөлниса (Таҗи Гыйззәт «Ташкыннар“), Җәмилә (Галиәсгар Камал “Бәхетсез егет”), Мәхбүзә (Гаяз Исхаки “Зөләйха”), Гөлфинә (Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, Гөлчирә (Шәриф Хөсәенов «Әни килде»), Нәгыймә (Кәрим Тинчурин «Назлы кияү»), Рокыя (Гариф Ахунов «Чикләвек төше»), Сәрдия (Юныс Әминов «Кан кардәшләр»), Миңзифа (Роберт Батулла «Кичер мине, әнкәй!»), Мария (Туфан Миңнуллин «Илгизәр + Вера»), Хәбирә (Туфан Миңнуллин «Сөяркә»), Шәмсенур (Туфан Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш»), Гөлсем (Гафур Каюмов «Мирас»), Хәнифә (Мансур Гыйләҗев «Баскетболист»), Роза (Флорид Бүләков «Ташлама мине»), Хәлимә (Туфан Миңнуллин“Шулай булды шул”), Нурзидә Мөбәрәковна (Туфан Миңнуллин “Алты кызга бер кияү”), Зәйнәпбану (Туфан Миңнуллин “Дивана“), Мөхлисә Бубый (Ркаил Зәйдулла ”Үлеп яратты “)

1980 елларда көчле сатирик образлар тудыра: Гөлҗиһан (Галиәсгар Камал “Банкрот”), Өммия (Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”), Хәдичә (Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл”), Сәхилә (Нәкый Исәнбәт“Хуҗа Насретдин”), Әүдәки (Туфан Миңнуллин “Гөргөри кияүләре”), Әсимә (Туфан Миңнуллин“Йөрәк маем”).

Татарстан АССРның атказанган артисты (1976). Татарстан АССРның халык артисты (1982). РСФСРның атказанган артисты (1987). Русиянең халык артисты (2000).

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1998) — Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хушыгыз!» спектаклендә Миләүшә ролен уйнаган өчен.

Нәҗибәле сәхнә

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан

1

Сәхнә,
Синең көнең
Ашыгып килгән язлар кебек.
Синең төнең
Үксезләргә тансык булган
Назлар кебек…
Өйдәгеләр тиргәмәсен диеп,
Чабаталар киеп авыл чыктык.
Без тумыштан инде артист идек,
Без тумыштан инде сәхнә көттек.
Бер урамлы авыл йортларының
Тәрәзләре нидер юрап калды.
«Абый, безгә паспорт кирәк иде,
Паспорт кирәк иде».
Колакларда
Шул ялвару калды нибары.
Авыл чыгу белән чабатаны
Салып аттык, читкә ыргыттык.
Чабатасыз калдык дип шатландык,
Без авылсыз калдык ул вакыт.

2

Сәхнә,
Синең көнең
Челләдән соң явып узган яңгыр.
Синең төнең
Аяз көндә явып киткән кардыр…
Мәскәү диләр,
Кемнәр барган, кемнәр күргән аны,
Тәүге тапкыр килү Казанга да.
Сәхнә җене оялады җанга,
Мәктәп тәмамлаган балаларга.
Мәскәү диләр,
Мәскәү гүзәл икән,
Акчаң булса, тамак тук булса.
Өч тиенгә, әйдә, чәй эчәбез,
Җылы керер тәнгә ичмасам…
Монда иркен, бер карават монда,
Бер үзеңә монда бер карават.
Идәннәрдә, сәке асларында
Яткан чаклар калды бик ерак…
Мәскәү,
Күңелләргә якын булып куйды,
Синең тулай торак.

3

Сәхнә,
Синең көнең
Гашыйк чорда йокысызлык кебек.
Синең төнең
Диңгездәге бер сусызлык кебек…
Мәскәү каласы таш кала,
Бөтен җиргә баш кала.
Соңга калабыз бит инде,
Тиздән дәрес башлана.
Биш ел гомер агып узды,
Шарлавыктай шаулап.
Шул елларда күңелемне
Туфан алды яулап.
Мин Туфанлы, Туфан минле
Шулчак булып куйдык.
Уртак хыял белән янып,
Уртак сукмак уйдык.

4

Сәхнә,
Синең көнең
Мәңге сулмас чиксез чәчәк тавы.
Синең төнең
Кайтавазы килгән
Моңсу бер җыр шавы…
Казан-Мәскәү,
Мәскәү-Казан.
Чаба поезд, чаба.
Юллар түгел,
Еллар уза,
Җырлар бары кала.
Күпме алар?
Мин санамыйм.
Тамашачы белә.
Тик һәркайсы минем өчен
Газиз балам гүя.
Сәхнә…
Гандәлифле сәхнә,
Газизәле, Миләүшәле, Өммияле,
Гөлфинәле, Əүдәкиле…
Нәҗибәле сәхнә.
Сәхнә…

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*