tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу
Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу

Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу

21 апрельдә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Камал театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу көтелә. Керү ирекле.

Нәҗибә Ихсанова хакында

Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы (1982, 2000), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе(1998).

Башкарган ролләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» А.Гыйләҗев, Гөлчирә — «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин, Зифа — «Зифа» Н.Исәнбәт, Хәнифә — «Баскеболист» М.Гыйләҗев, Әүдәки – “Гөргөри кияүләре” – Туфан Миңнуллин, Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла, Җомабикә – «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт һ.б.

Камал театры сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*