tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нихәл, онлайн режимдагы виртуаль милләт-1
Нихәл, онлайн  режимдагы  виртуаль  милләт-1

Нихәл, онлайн режимдагы виртуаль милләт-1

Хәзер бөтен ил, дөнья күләмендә 4 миллиард кеше вирус пандемиясе таләбен үтәп өйдә бикләнеп утыра. Рөхсәт алып урамга чыгып керүчеләр, эшкә йөрүчеләр арта барса да, бу гадәти тормыш түгел.

КЕШЕЛЕК ТАРИХЫНДА КҮРЕЛМӘГӘН ХАЛӘТ

Моңа кадәр бөтен җир шарында  берьюлы мондый хәлнең булганы юк иде. Бу режимны кайберәүләр “Карантин”, “ЧС”-“Гадәттән тыш вазгыять”, “ЧП” дип атасалар да, хәзергә Россиядә  “чрезвычайный” хәл игълан ителмәде.  Гадәттән тыш  каты тәртип урнаштыру өчен бик җитди сәбәпләр,  хокукый нигезләр кирәк. Үгет-нәсихәт, штраф куркынычы тәэсирендә махсус  рөхсәтсез эшкә бару, укуга, күңел ачарга йөрү туктатылды.  Вирус афәте килүгә әзерлек алдан игълан ителде. Татарстанда илдә иң беренчеләрдән булып шакты каты чикләүләр куелды.

Рәсми документларда “Режим повышенной готовности” дип аталган чор  түләүле ял көннәре дип санала. Һәркем үз теләге белән, килеп туган хәлне аңлап, өйдән чыкмыйча яшәүгә күнегергә тырыша. Мәскәү мэры Серегей Собянин беренче булып  кулланган  “самоизоляция” термины һәркайда көн саен, минут саен әйтелә башлады.   Кешеләрнең яшәве, эшләү, урамга чыгу-керү тәртипләре,  транспорт  хәрәкәте,  дәүләт оешмалары һәм мунципалитетлар тарафыннан күзәтү астына алынды. Көнкүрештә һәм  иҗтимагый тормышта бу халәт “самоизоляция” буларак танылды.

НӘРСӘ СОҢ УЛ “ҮЗИЗОЛЯЦИЯ”?

Нишлисең инде, дикторлар тәмләп әйтә бу өр-яңа сүзне.  Без каршы түгел. Ләкин татар тотмый ышанмый диләр. Хәзергә бернинди сүзлеккә кертелмәгән, рәсми рәвештә тәрҗемә ителмәгән  “Самоизоляция” сүзе матбугатта, радио-телевидениедә  татарча “Үзизоляция” дип йөртелә башлады. Татарлар шушы яңа терминны йоттылар бугай. Каршы килүчеләр  булмады. “Изоляция” сүзенең татарчасы төгәл билгеле түгел. “Самоизоляция”не  автоматик рәвештә “Үзизоляция” дип атагач, нишлисең, ярар инде, “пойдет”,  дибез.  Ләкин бу сүзнең дә  синонимы, алмашы   булырга тиеш түгелме?

Бөтендөнья татар конгрессының интернет порталында  “Самоизоляция” сүзен татарчага “Үзбикләнү” дип алыштырып  яздык. Моңа  да каршы чыгучы юк. Хәтта ул  “үзизоляция” сүзенә караганда уңышлырак яңгырый кебек. Чөнки бу терминда кулланылучы  “изоля́ция” сүзе  француз телендәге “isolation  сүзеннән рус теленә күчереп алынган. Соңрак аңа  татар теленнән алынган “үз” дигән кушымта ялганды. Бу ярымтәрҗемә урынына тулысынча татар телендә әйтелүче  сүз  дә табып була ич! Синонимны кулланырга беркем дә мәҗбүр итми. Теләгән кеше “үзизоляция” дип зеңгелдәтсен. Тик аерымланып, бикләнеп өйдә яту хәлен дөрес чагылдырган терминны гына тыймасын. Без чыннан вирустан сакланып, ҮЗБИКЛӘНЕП яшибез. Үз теләгебез белән! Шулай ук үз теләгебез белән татар сүзләреннән, туган телдән ваз кичмик эле!

Гомумән хәзерге шомлы сынау көннәрендә туган телне, милли мәнфәгать, гореф-гадәтләр барлыгын онытмасак иде. Мондый чакта милләт кайгысы юк димәгез! “Зөләйха” сериалын тикшергән  татарлар да, башка милләтләр дә карантин дип тормады,һәркем фикере белән чәчрәп чыкты. Димәк, милли  яралар онытылмый, җанга тигән темалар бар!

Хәзергә шул. Карантин шартларындагы милли тормыш турында язманың икенче өлешендә сөйләрбез. Сау булып торыгыз – вирус та эләкмәсен, салкын да тимәсен, тоткан уразаларыгыз кабул булсын!

                                                    (Дәвамы бар)

Римзил Вәлиев,
журналист, җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*