tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләре басылды
Никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләре басылды

Никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләре басылды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты республика мәчетләре өчен никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен әзерләп бастырды. Документларның макетлары ТР МДН Президиумы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланды.

Ел башында кабул ителгән “ТР МДН имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”дә никахларны, исем кушуны һәм җеназаларны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү каралган. Болай итү дини йолаларны Татарстанның барлык мәчетләрдә дә бердәм үрнәк буенча теркәү һәм республикада мөселман гаилә статистикасын алып бару мөмкинлеген бирәчәк.

Аерым алганда, никах теркәү кенәгәсендә никах укылган көн, никахны укыган имам, егет белән кәләш турында мәгълүмат, мәһәрнең күләме, кызның вәлие һәм шаһитлар теркәлә. Исем кушу кенәгәсендә баланың исеме, аның әти-әнисе турында мәгълүмат һәм исем кушучы имам күрсәтелә. Мәрхүмнәрне теркәү кенәгәсендә исә мәрхүм хакында шәхси мәгълүмат, үлем сәбәбе, җеназаны укыган имам билгеләнә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: метрика кенәгәләре алып бару – революциягә кадәр имамнар арасында һәрдаим кулланылган, әмма онытылган һәм янә торгызылган гадәт.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*