enrutat
Баш бит / Тарихчы, археолог һәм антрополог Николай Крадин белән әңгәмә
Тарихчы, археолог һәм антрополог Николай Крадин белән әңгәмә

Тарихчы, археолог һәм антрополог Николай Крадин белән әңгәмә

Крадин Николай Николаевич – күчмәннәр җәмгыятьләре тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче тарихчы, археолог һәм антрополог (этнолог); Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, профессор, Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институтының Сәяси антропология үзәге мөдире, Ерак Көнчыгыш федераль университетының Гомуми тарих, археология һәм антропология кафедрасы мөдире. 300дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 19 коллектив хезмәт һәм 9 монография авторы.

Аның турында тулырак мәгълүматны карагыз: Николай Николаевич Крадин: биб­лиографический указатель. / Авт.-сост. С.А.Васютин. Вступ. статья Б.В.Базаров, С.А.Васютин, С.В.Данилов, Л.В.Курас. – Владивосток: Изд-во ДВФУ, 2012.

– Хөрмәтле Николай Николаевич! Советлар Союзы таркалганнан соңгы чирек гасырда күчмәннәр цивилизациясе буенча нинди кызыклы ачышлар ясалды? Сезнең шәхсән бу өлкәне өйрәнүдә өлешегез нинди?

– Советлар Союзы таркалганнан соңгы дәвердә геополитик масштабта бик зур үзгәрешләр булды. Элемтәләр өчен юллар ачылды, глобализация дәвере килде һәм сәяси юнәлешләре төрле булган илләр арасында мөнәсәбәтләр көчәйде. Әлбәттә, болар фәнни өлкәдә дә зур үзгәрешләргә китерде. Советлар Союзы таркалуны ничек кенә бәяләмәсеннәр, фәнни күзлектән караганда, бик мөһим уңышларга ирешелде. Беренче чиратта, бу Көнбатыш илләре белән постсовет дөньясы арасында күзгә күренми торган диварлар юкка чыгуда һәм элеккеге Советлар Союзы илләре белән Көнбатыш һәм Америка галим-археологлары арасында тыгыз элемтәләр урнашуда чагылыш тапты. Икенче яктан, Кытайга юллар ачылды һәм хәзер Кытай археологиясендә дә халыкара проектлар актив тормышка ашырыла, башка ил галимнәре белән элемтәләр үсә. Элекке Советлар Союзы республикаларына килгәндә, миңа бөтен постсовет мәйданын бәяләве кыен, шулай да иртә тимер гасыры белән шөгыльләнүче археологларның зур уңышларга ирешүләрен әйтергә кирәк. Украинадан һәм Россия Федерациясенең Идел буеннан алып Казахстан һәм Монголиягә чаклы бөтен Евразия мәйданында затлы күчмәннәр күмелгән курганнар ачылды. Шулай ук башка күптөрле ачышлар ясалды һәм алар археологиядә тикшерү ысуллары үзгәрү белән бәйле булды. Фәннилек көчәя, археология, чын мәгънәсендә, табигыять фәненә әверелде, чөнки даталарны ачыклау, төгәлләштерү өлкәсендә, археологик чыганакларны эшкәртүдә яңа төрле ысуллар кулланыла башлады, нәтиҗәдә, бу юнәлештә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә алгарышка ирешелде. Бер генә мисал китерәм: археологлар озак вакытлар хуннулар (сөнниләр, сөннәр) [1] игенчелек белән шөгыльләнгәнме, юкмы, дип бәхәсләштеләр. Кытай язма чыганакларында аларда бернинди дә игенчелек булмаган һәм булырга да мөмкин түгел дип язылган. Ләкин күчмәннәрнең шәһәрлекләрен өйрәнү аларда игенчелек һөнәренең булуын белдереп тора иде. Нәкъ менә археология өлкәсендә кулланыла башлаган яңа ысуллар фәкать күчмә терлекчелек белән шөгыльләнергә тиеш булган күчмәннәрдә игенчелек эзләрен табарга ярдәм итте. Беренче карашка кечкенә генә үзенчәлек сыман, ә чынлыкта ул безнең күчмәннәр җәмгыятенә карашларыбызны тамырдан үзгәртә.

Евразия турында сөйләгәнгә караганда, мөгаен, үзем эшләгән төбәктәге ачышлар белән таныштырсам, кызыклырак булыр. Соңгы 12 елда без тикшеренүләр алып барган Монголия җирләре, минем фикеремчә, Евразия дала җирлегенең үзәге дип саналырга тиеш, әмма болай дип белдерү, әлбәттә, һич кенә дә башка төбәкләрне кимсетми: аларда да үзенчәлекле гүзәл мәдәният учаклары булган, әмма Евразия мәйданында башланган барлык импульслар Монголиядән килә, барлыкка килгән күпчелек империяләрнең чишмә башы булып Монголия тора.

Монголия археологиясенә килсәк, монда бер үк вакытта төрле өлкәләрдә зур алга китеш күзәтелә. Хәзер күп кенә археологлар бронза чоры, иртә тимер чорын өйрәнү белән шөгыльләнә. Яңа археологик культуралар табылды, плиткалы каберлекләрнең даталары, вакытлары төгәлләштерелде. Бу чорларны өйрәнүче археологлар, Кытай бердәм империягә берләшкәнче үк, күп кенә сәяси берләшмәләр Монголия далаларында булган дигән шактый нигезле нәтиҗәгә килделәр.

Соңгы дистә елларда күчмәннәр империяләрендә, Кытай территориясендә күтәрелүләр-таркалуларда цикллар һәм синхронлык күргән америка антропологы Томас Барфилд карашлары танылды. Мин дә күпмедер дәрәҗәдә рус телле төбәкләрдә бу карашларны танытуга өлеш керттем. Хәзер вакыйгаларның бөтенләй үк алай булмаганлыгы ачыкланды. Әгәр дә хуннулар археологиясе турында сөйләсәк, хәзерге вакытта бу тема белән Монголиядә кызыксыну күзәтелә. Ел саен бик күп археологик экспедицияләр оештырыла. Нигездә, археологлар курганнардагы каберлекләрне өйрәнү белән шөгыльләнә. Беренче чиратта, затлы күчмәннәр күмелгән курган комплексларын тикшерүгә игътибар бирелә. Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Наталья Викторовна Полосьмак җитәкчелегендәге Россия-Монголия экспедициясенең уңышлары турында әйтәсем килә. Алар Ноин-Уладагы 20 нче курганны казыйлар. Бу – мәшһүр Россия сәяхәтчесе П.И.Козлов җитәкчелегендәге экспедиция тикшергән Ноин-Ула. Аның материаллары 1962 елда Сергей Иванович Руденко тарафыннан бастырылды. Россия-Монголия экспедициясе тагын бер затлы күчмән күмелгән курганны казыды һәм тиңе булмаган чыганаклар тапты. Әлеге табышлар турында узган елның азагында китап дөнья күрде. Хәзер экспедиция тагын бер курганны казу белән шөгыльләнә, алар инде күмелгән катламга кадәр төшеп җиттеләр һәм тикшерү эшләрен башладылар. Быел казу эшләре тәмамланырга тиеш. Н.В.Полосьмак җитәкчелегендәге экспедиция табышлары, беренче чиратта, Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында булган кыйтгаара элемтәләр турында сөйли. Уникаль келәмнәр һәм шуңа охшаш әйберләрдән кала, антик рәсемнәр төшерелгән фалара табылуын искәртеп китәргә кирәк. Аңлашыла ки, бу әйбер Көнбатыштан, мөгаен, Бактриядән килгәндер. Күчмәннәр күмелгән курганнарны өйрәнүче башка экспедицияләр дә шундый элемтәләр булуын дәлилли. Узган ел монгол археологы Эрдэнэбаатар Гол-Мод-2 каберлегендә, мөгаен, затлы күчмән күмелгән иң зур курганны казыгандыр. Гомумән алганда, Гол-Мод-2 безгә бик тә яхшы чыганаклар бирде, французлар инде китап бастырдылар. Миңа Эрдэнэбаатар табылган әйберләрне күрсәтте. Кыйтгаара мөнәсбәтләрнең булуын дәлилләүче табышларның берсе – Италиядә эшләнгән кечкенә пыяла чокырның (Рим пыяласы) монда килеп эләгүе киң багланышлар турында сөйли.

Хунну дәверенә караган тагын бер ачыш – Дурлиг-Нарс каберлеге. Ул Көнчыгыш Монголиядә – Россия-Монголия чигеннән ерак түгел урында. Анда сугышчы каберлеге казылды. Физик-антропологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә, бу сугышчының европеоид, тумышы белән Италиядән булуы ачыкланып, моны генетик тикшеренүләр дә расладылар. Миндә шунда ук бу Монголиягә килеп эләккән һәм, Шаньюда гаскәри хезмәткә кереп, зур статуска ирешкән соңгы Красс легионерының берсе булмадымы икән, дигән уй йөгереп узды. Әлеге ачыш хунну империясендә булган этник толерантлык һәм киң географик мөнәсәбәтләр турында сөйли.

Соңгырак тарихи чорга мөрәҗәгать итсәк, төрки-уйгыр археологиясе шактый җитди уңышларга иреште. Төрки каханнар эшчәнлеге белән бәйле затлы гыйбадәтханәләр комплексы казылды. Аеруча кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән, бик матур алтын таҗ табылуы игътибарга лаек. Шулай ук затлы асылташлардан эшләнгән хакимият символларына бәйле предметлар да табылды. Бу материаллар китапта басылып чыкты, алар хәзер Улан-Батор музее экспозицияләрендә урын алдылар.

Ә соңгы берничә елда уйгырларга нисбәтле ике уникаль курган өйрәнелде. Курганнарның беренчесе Үзәк Монголиядә, Улан-Батор шәһәреннән якынча 250 чакрым көнбатышта, без эшли торган җирдән ерак булмаган урында. Бу курган Улан-Уде шәһәреннән тарих фәннәре докторы Сергей Владимирович Данилов һәм монгол тарихчылары белән берлектә казылды. Курган кенотаф [2] булып чыкты, табылдыклар бик күп, әмма иң әһәмиятлесе – үлгән кешегә куелган эпитафия язулы таш плитә. Анда уйгыр конфедерациясенә [3] кергән телесс [4] гаскәр башлыгы җирләнгән булырга тиеш. Ул монда Кытайның мәнфәгатьләрен кайгырткан, Беренче Төрки каханлыгы [5] җимерелгәннән соң, Тан императорында [6] хезмәттә булган. Бу – Беренче Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң, шушы территориягә Кытайның көчле йогынты ясавын дәлилли торган уникаль язма чыганак. Икенче курган беренчесеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан, барлык билгеләре буенча да ул уйгырлар чорына карый. Аны Казахстан экспедициясе казыды. Анда да уникаль чыганаклар тупланган. Дромосның [7] диварлары тан, кытай сюжетлар фрескалар белән бизәлгән: җайдаклар, аждаһалар, склеп эчендә балчыктан ясалган курчак­лар, бәһаләп бетергесез гүзәл итеп эшләнгән күпсанлы алтын бизәнү әйберләре бар. Алар бик зур фәнни әһәмияткә ия. Болардан кала Кытай экспедициясе Уйгыр каханлыгына нисбәтле курганнар комплексын казыды.

Аннан соңгы чорга килгәндә, без соңгы ун ел дәвамында Монголия территориясендә Ляо империясе [8] шәһәрләрен казыйбыз. Безгә өч шәһәрлекне казып, бу территориядәге Киданнар империясе археологик материаллары коллекциясен туп­ларга мөмкин булды. Төрле дәрәҗәдәге табышлар бар. Күптән түгел генә Чинтолгой-балгас шәһәрлеге турында китап нәшер иттек.

Табылган материаллар тулысы белән киләчәктә күптом­лык­лар­да биреләчәк. Иң кызыгы шунда, кидан шәһәрләре дип саналган шәһәрләргә киданнар нигез салмаган. Казый башлагач ук, материалларның Идел буе, Россиянең Ерак Көнчыгышы, Приморьеда очрый торган чыганакларга охшаш булуы хакында билгеле булды. Приморьеда минем хезмәттәшләрем Бохай архео­логик культурасын өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Без мондый кызык хәлгә таргач, тарихи язма чыганаклардан мәгълүматлар эзләргә керештек һәм Бохай дәүләте киданнар тарафыннан юк ителгәч, бохайлыларның еш кына баш күтәрүләре һәм киданнарның ахыр чиктә кырыс депортация сәясәте үткәрә башлаулары турында мәгълүматка юлыктык. Алар җирле халыкны өлешчә Маньчжуриягә депортацияләгәннәр, әмма берникадәр өлеше Монголиягә күчерелгән. Язма чыганаклардан бу хакта да дәлилләр таптык. Нәтиҗәдә, берничә мең чакрым ераклыкта урнашкан Приморьедагы һәм Манчьжуриядәге бохайлылар эзләре [9] Монголия территориясендә табылды. Һәм, иң кызыклысы, шундый ук сәясәт монголлар чорында да тормышка ашырылган, чөнки Манчьжуриядә гомер иткән җөрҗәннәр безнең Приморье территориясендә дә яшәгән.

Шулай ук без Байкал аръягы шәһәрләрен казыйбыз һәм җөрҗән мәдәнияте эзләрен табабыз. Аларның эзләрен Идел буендагы Алтын Урда истәлекләрендә дә күзәтергә мөмкин. Гомумән, Идел буена җөрҗәннәр белән килгән әйберләр бик күп, алар трансформацияләнгәннәр һәм Алтын Урда мәдәниятенә кергәннәр. Әйтик, каннар үзгәртелеп, соңрак йортларны җылыту системасы рәвешен алганнар.

2000 елдан алман экспедициясе Монгол империясе башкаласы булган Хархоринны (Каракорым) казыды һәм бу өлкәдә бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Алманнарның хезмәтләре өлешчә басылып та чыкты. Ә без параллель рәвештә Байкал аръягы территориясендә монгол чоры истәлекләрен тикшерәбез. Танылган археолог, СССР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Сергей Владимирович Киселёв эзләнүләрен дәвам итәбез. Өч ел дәвамында Хархорин шәһәрчегеннән ун чакрым ераклыктагы яңа Сарай комплексын, бер утарны казыдык. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хәзер китап бастырырга әзерлибез. Шулай ук без С.В.Киселёв өйрәнгән Окошки каберлеген дә казыдык һәм ул безгә XIII-XIV гасырларда монголларның җирләү йолаларына караган бик тә кызыклы мәгълүматлар бирде.

Күчмәннәр күмелгән затлы курганнарны өйрәнү, әлбәттә, бик кызыклы юнәлеш, әмма, ни кызганыч, кыенлыклар да бар. Музейлар өчен ул табылдыклар – бик яхшы коллекция, ә шәһәр культурасын өйрәнү – күләмле, чыгымлы эш, әлеге коллекцияләрне саклар өчен зур мәйдан таләп ителә. Әлбәттә, күчмәннәр төзегән шәһәр культурасын, империяләрне өйрәнергә кирәк. Бу юнәлештә барлык көчебезне куябыз.

– Николай Николаевич, халыкара мөнәсәбәтләр кысасында игенчеләр һәм күчмәннәр арасында булган үзара багланышлар турында Сезнең фикерегезне беләсе килә. Бу өлкәдә ниндидер динамика күзәтеләме?

– Мин элек бу сорауны бары тик хуннулар дәверенә мөнәсәбәтле өйрәндем. Шул вакытта ук күчмәннәр империясенең барлык чорларда күпсанлы шәһәрләре булганлыгы ачыкланды. Бу империяләрне, бәлки, лингвистик яктан күчмәннәр империя­се дип әйтергә ярамый да торгандыр, чөнки анда игенчеләр дә яшәгән, әмма биредә күчмәннәр өстенлек иткән һәм сәяси лидерлык алар кулында булган. Бу шәһәрләрнең халкы утрак тормыш алып барган дәүләтләрдән алып кайтылган әсир һәм коллардан гына тормаган. Язма чыганаклар буенча анда күп кенә ярлы, түбән баскычта торган кытайлыларның күчеп килүләре мәгълүм. Алар үзләре дә далага качуны өстен күргәннәр. Бер кытай елъязмасында бу качып китүнең шактый катлаулы булуы, чик буйларында бик җитди каравыл торуы һәм күчмәннәргә барып җитү шактый авыр икәнлеге турында языла. Әгәр дә алар анда барып җитсәләр, тормыш-көнкүреш алар өчен күпкә җиңелрәк һәм яхшырак булган. Монголиядәге киданнарның шәһәрләрен өйрәнеп, без күченгән халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр берникадәр вакыттан соң җайлашкан дигән фикергә килдек. Бу кешеләр, төрле этник үзенчәлекләренә дә карамастан, үзләрендә империянең форпостын тойганнар, җирле күчмә кабиләләр белән тыгыз сәүдә эшләре алып барганнар. Багланышлар һәм үзара мөнәсәбәт шактый борынгыдан ук яшәп килгән. Тарих фәнендә электән үк берничә миф яши иде. Аларның берсе – күчмәннәрнең начар булулары турында. Бу миф утрак тормыш алып баручылар арасында туган. Алар күчмәннәрне варварлар дип уйлаганнар. Бу мифны җимерүгә Л.Н.Гумилёв үзеннән зур өлеш кертте. Әмма ул бары тик яхшы, уңай якларны гына күрсәтә, имештер, игенчеләр аларга мәшәкать тудырган, дип яза. Мин моны Гумилёв аң төпкеленә нигезләнми эшләгәндер дип уйлыйм. Бик еш начарны яхшыга үзгәрткәндә була торган хәл, бу очракта таякны бөгәргә тырышасың… Без хәзер халыклар арасындагы мөнәсәбәттә объектив картинаны күрсәтәбез. Дөрес, төрле дәверләр булган: сугышлар да, шулай ук тыныч мөнәсәбәтләр дә. Бу мөнәсәбәтләрдә файданы ике як та алган.

– Күчмәннәр җәмгыятен бәяләгәндә, Европоцентрис­тик бәяләү өстенлек итә. Без Россия, Совет мәктәбе тради­ция­ләрендә тәрбияләндек. Бүгенге көндә күчмәннәрнең үз дәүләтләре булуын таныр өчен нинди факторлар комачаулый. Бәлки безгә төрле яшәү шартларына һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләргә – утрак һәм күчмә тормышка – яраклашкан дәү­ләт­ләр модельләре турында сүз алып барырга кирәктер?

– Әйе, мин Сезнең белән килешәм. 20 ел буе мин язган хезмәтләремдә күчмәннәр төзегән сәяси система мо­деленең Көнбатыш Европа дәүләтләренекеннән, Якын Көнчы­гышныкыннан һәм Кытайныкыннан аерылуын дәлилләргә омтылдым. Охшашлыклар бар. Төрле сәяси культуралар ике якка да йогынты ясаган. Алар бер-берсеннән үзләренә нәрсә кызык, шуны кабул иткәннәр. Әгәр дә без Тан империясе дәүләтен искә алсак, төрле идея һәм принциплар күчмәннәрдән кергән. Боларны хәзерге галимнәр таныйлар.

Мин күчмәннәрнең җәмгыятьләрен дәүләт дип санамыйм. Әмма бу аларда зур сәяси берләшмәләр булмаган дигән сүз түгел. Мәгълүм ки, дәүләт бюрократия белән бәйләнгән һәм дәүләт төшенчәсенең ике билгеләмәсе бар. Беренчесе, дәүләт ул – сәяси берләшмәләр, ил һәм бу очракта «дәүләт» сүзе күчмәннәр җәмгыятенә туры килер иде. Әмма без дәүләтне чиновниклар бюрократиясеннән торган дәүләт хакимияте дип саныйбыз. Мондый система күчмәннәрдә күзәтелми. Ул күчмәннәрдә генә түгел, ә Европадагы иртә феодаль дәүләтләрдә дә булмаган. Бу һич кенә дә күчмәннәрне кимсетү түгел. Иң әүвәле терминның асылын белергә кирәк һәм аннары гына хөкем чыгарырга ярый. Мин үземнең монгол коллегаларыма: «Әгәр дә Чыңгыз ханның дәүләте булса, ул мондый бөек яулап алуларга ирешмәгән булыр иде», – дип әйтәм. Чөнки бюрократлар һәм чиновниклар аның уңышларын кәгазь язу-сызу, инструкцияләр белән юкка чыгарыр иде. Анда дәүләт булмаган, ә унарлы системасы яшәгән. Ул үз функциясен искиткеч югары дәрәҗәдә башкарган. Зур дәүләт кечкенә проблемаларны хәл итә алмый: тегендә-монда сугыш чыга, чиновниклар шәхси, корпоратив мәнфәгатьләрдә тоткарланалар. Ә Чыңгыз хан империясендә мондый күренешләр юк. Бу анда бюрократик дәүләт булмавы турында сөйли.

Европоцентризмга килгәндә, соңгы елларда яхшы якка зур үзгәрешләр башланды инде. Көнбатышта 1970 еллардан башлап ориентализм төшенчәсе барлыкка килде. Әлеге термин Эдвард Саидның шундый ук исемле китабы белән бәйле [10]. Бу дөнья тарихында Көнбатышның, шулай ук дөньядагы башка төбәкләрнең урынын билгеләүне үзгәртте, тора-бара яңа идеяләр безнең фәнгә дә үтеп керделәр, төгәлрәк әйтсәк, инде күптән үтеп керделәр. Мисалга хәзеге методологик карашларны чагылдырган «Бөтендөнья тарихы»ның икенче томын китерә алам. Аны Россия Фәннәр академиясенең Бөтендөнья тарихы институты әзерләде. Алты томлыкның икенче томы урта гасырларга карый. Бу дәвер тарихы европоцентристик караштан чыгып түгел, ә шул чор цивилизацияләренең, мәдәниятләренең күптөрлелеген күрсәтеп һәм күчмәннәрнең тарихи процесска керткән зур өлешләре дәлилләнеп язылган. Тарихи процесста күчмәннәр дөньясы белән бәйле иң мөһим фактор ул – кыйтгаара мөнәсәбәтләрнең үсеше һәм төрле, шул исәптән технологик, идеологик мәгълүматларның таралышы. Менә шуларда күчмәннәрнең зур рольләре күренә инде.

– Сез, мөгаен, хәбәрдарсыздыр: хәзер унсигез томлы Россия тарихы язылачак. Аның ничә томы борынгы һәм урта гасырлар тарихына караячак?

– Бу хакта хәбәрдар түгелмен. Мин әле ике ай ярым вакытымны экспедициядә үткәрдем, башта Байкал аръягында, аннары Монголиядә археологик казу эшләре алып бардык. Төгәл мәгълүматым юк. Әмма методологик позицияләрдән чыгып язылыр дип өметләник, анда Россиядә яшәүче барлык халыкларның да тарихы яктыртылырга тиеш.

– Барыннан да бигрәк урта гасырлар тарихы лаеклы яктыртылырга тиеш, чөнки Россия территориясе – анда яшәүче барлык милләтләр территориясе.

– Әлбәттә, Россия – асылы белән Евразия державасы. Ул борынгы гасырларда ук нигез салынган тарихи традицияләрне дәвам итә, күпмилләтлелек безнең илебезнең төп сәяси һәм мәдәни традицияләре нигезен тәшкил итә. Монда шунысы да бик мөһим: бу китап «хор» булсын иде. Чөнки һәрбер тавыш, һәрбер мәдәният бу томда чагылыш табарга тиеш. Шулай булганда гына чын оркестр барлыкка килә.

– Төрки каханлыкның күтәрелүе һәм җимерелүе нинди сәбәп­ләр аркасында булды?

– Нәкъ менә шушы темага караган китап язу белән шөгыльләнәм. Мин аның ни турында булачагын әлегә әйтмим, сер булып калуын телим, әмма шуны гына әйтә алам: барлыкка килү, оешу теориясе – һәрвакытта да күпфакторлы процесс, аңа күптөрле сәбәпләр йогынты ясый. Монда табигать-экологиянең үзгәрүе дә, күрше дәүләтләр белән мөнәсәбәт тә һәм, табигый ки, шәхес факторы да зур роль уйнаган. Совет чорында шәхес факторы тиешле дәрәҗәдә бәяләнеп җитмәгән, ә ул күчмәннәр империяләре өчен фундаменталь мәгънәгә ия иде. Таркалуга килгәндә, монда да шундый ук вазгыять күзәтелә. Бик тә мөһим бер сәбәп турында искәртәсем килә. Ул – элитаның нык артып китүе. Мин моны XIV-XV гасырларда яшәгән гарәп фәлсәфәчесе Ибне Халдун кануны дип атыйм. Күчмәннәр империясенә карата бу канун 100% эшләгән. Аларның элитасында һәрвакыт полигамия күзәтелә: күчмәннәр, кагыйдә буенча, күпхатынлы һәм күпбалалы булганнар. Минем хисаплауларым буенча, 4 нче буында һәр күчмәннең күп оныгы булган, алар арасында шактый еш каршылыклар, сугышлар килеп чыккан, җир-суны, мал-мөлкәтне бүлешә алмаганнар, һәм, нәтиҗәдә, империяләр таркалган. Күз алдыгызга китерәсездер: Чыңгыз ханның йөзләп хатыны, җариясе булган, күпме оныгы… Бу сәбәпне бик сирәк тарихчылар искә алган, әмма бик тә мөһим фактор. Мин менә шушы юнәлештә эшлим.

– Соңгы вакытта күчмәннәрнең шәһәрләре булуы турында күп сөйли башладылар. Анда кемнәр яшәгән? Алар күчмәннәр берләшмәсендә нинди роль уйнаганнар?

– Чыннан да, бу – күчмәннәр империясе тормышының бик мөһим ягы. Монголия территориясен алсак, гомумән, ныгытылган яки ныгытылмаган яшәү урыннары булмаган, теге яки бу дәрәҗәдә утрак тормыш алып бармаган бер генә күчмәннәр империясен дә белмим. Болар барысы да шәһәрләрнең күч­мәннәр тормышында мөһим урын тотканлыгын күрсәтеп тора. Биредә игенчеләр яшәгән һәм алар ихтыяҗ булган продукцияне җитештергәннәр, чөнки ит белән генә туклану мөмкин түгел. Торак пунктларда яшәүчеләр һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгәннәр, алар җитештергән әйберләргә ихтыяҗ зур булган. Сүз, бер яктан, хәрби кораллар җитештерү, икенче яктан, элита өчен кыйммәтле көнкүреш әйберләр ясау турында бара. Шуңа күрә күчмән империяләрне өйрәнүдә шәһәрләр казуны бик мөһим дип саныйм. Күп тапкырлар, хәтта археологларның съездларында да бу өлкәдә көчләрне берләштерү мәсьәләсен күтәрдек, зур кызыксыну белән Татарстандагы хезмәттәшләребезнең ничек итеп Идел буе шәһәрләре мәдәниятен өйрәнүләрен күзәтеп барырга тырышам. Аларга безнең Приморьеда җөрҗәннәрнең көчле шәһәр цивилизациясе яшәве, шушы төбәктәге өч йөзләп шәһәр һәм шәһәрлекләр кызыклы булыр. Без киданнарны, монголларны өйрәнәбез. Бу юнәлеш киләчәктә үзәктә булыр дип уйлыйм.

– Безнең Татарстанда Казан алынгач һәм аннан соң христиан динен кабул иткән керәшен татарлары бар. Урта гасырларда күчмәннәр арасында, гомумән, төрки дөньяда христиан дине таралу турында ни әйтә аласыз?

– Археология һәм язма чыганаклар күчмәннәр арасында күпмедер дәрәҗәдә христиан дине таралу турында сөйли һәм Монголиядә несторианлык яшәгән, әмма христиан дине киң җәелмәгән. Бу – мәгълүм факт. Күчмәннәр, Макс Вебер әйткәнчә, «гаскәриләр һәм сәүдәгәрләр дине» булган ислам динен кабул иткәннәр. Монголиядә буддизм таралган. Дин таралу ул – катлаулы күренеш. Күчмәннәр империяләрендә төрле диннәр, мәсәлән, Уйгыр каханлыгында манихейлык булган, ул һинд йогынтысы белән бәйләп аңлатыла. Бу катлаулы өлкәдәге һәрбер мәсьәләне махсус өйрәнергә кирәк.

– Хәзерге вакытта күчмәннәр берләшмәләрен өйрәнүче археологлар алдында нинди бурычлар тора? Халыкара конгресслардан тыш тагын нинди хезмәттәшлек формаларын оештырырга мөмкин?

– Миңа калса, барыбызны да борчый торган берничә проб­лема бар. Беренчесе – «кара археология» һәм бу күренеш белән көрәшү. Әмма мин «археолог» сүзен болай мәсхәрәләргә теләмим, шуңа күрә «кара казучылар» терминын кулланам. Бу зур һәм җитди проблема. Кызганыч ки, дәүләт безгә кирәкле кадәр булышмый. Тиз арада тиешле законнарны кабул итәргә һәм әлеге проблеманы югары дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Хәтта безнең күршебез булган кечкенә генә Монголиядә бу мәсьәлә күпкә яхшырак хәл ителгән, анда катгый законнар бар. Археологлар аны даими рәвештә күтәрәләр, узган ел Владимир Владимирович Путин белән очрашу вакытында бу хакта сөйләшү булды. Болар барысы да бюрократия мәсьәләсенә барып тоташа: дәүләттә түрәләр күп, барысы да әкрен хәл ителә.

Минем өчен мөһим булып күренгән икенче мәсьәлә – безнең илдә күчмәннәрне өйрәнүче белгечләр өчен бер мәйданчык төзү. Кызганыч ки, бездә күчмәннәр дөньясын өйрәнү буенча җитди фәнни журналлар юк. «Российская археология» «Этнографическое обозрение», «Восток» журналлары бар. Хәзер Новосибирск каласында ике телдә «Евразия археологиясе, этнологиясе, антропологиясе» дигән бик яхшы журнал чыга башлады. Әмма бу бик аз. Мондый журналларның санын арттырырга кирәк, алар әйдәп баручы фәнни үзәкләрнең грифы астында чыгарга тиеш һәм бик мөһим шарт: дөнья җәмәгатьчелеге дә безнең галимнәрнең ачышларын белсен өчен аларны ике телдә – русча һәм инглизчә бастыру мәслихәт. Мондый берничә журнал булырга тиеш. Күчмәннәрне өйрәнү фәне, Пётр Савицкий әйткәнчә, ул – Россия фәне, Россия дисциплинасы, чөнки безнең илебезнең шактый өлеше дала дөньясын өйрәнү белән бәйләнгән.

Ниһаять, соңгысы – күчмәннәрне өйрәнүче белгечләр өчен дә очрашу мәйданчыклары кирәк. Урта гасырлар Евразия далалары археологиясенең II халыкара конференциясе – безнең илдә яшәүче күчмәннәр буенча белгечләрне бергә җыйнау, үзләренең фәнни идеяләре белән алмашсыннар өчен, бик тә мөһим юл. Фәнни ачышларга килгәндә, әгәр дә фән үссә һәм археологлар үзләренең культура катламнарын өйрәнсә, яңа ачышлар артыр һәм тагын да нәтиҗәлерәк уңышлар булыр.

Аңлатмалар

  1. Хуннулар – күчмә кабиләләр берләшмәсе. Без­нең эрага кадәр I меңь­ел­лыкта Үзәк Азиядә яшә­­гәнлекләре мәгълүм. Безнең эрага кадәр III гасыр азакларында берләшмәнең башлыгы Моде Хуннулар каханлыгын оештыра. 48 нче елда кытайлар хуннулар ыруларының көньяк өлешен үзләренә буйсын­дыралар. 87-93 нче елларда хун­нуларның төньяк өлеше дә кытайлар тарафынан җиңелүгә дучар ителә һәм көнбатышка та­ба чигенергә мәҗбүр була. Андагы җирле төркиләр белән кушылганнан соң, Һуннар атамалы кабиләләр берләшмәсе барлыкка килә (Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002. – Б.738).
  2. Үлгән кешенең мәете булмаган символик каберлек. Күмү ритуаллары башкару урыны.
  3. Өченче Уйгыр каханлыгы вакытында (VIII-XI гасырлар) уйгыр конфедерациясенә 19 кабилә кергән, алар өчен «уйгыр» этнонимы уртак булган.
  4. Телесслылар – төрки телле күчмәннәр.
  5. Җитәкчеләре Ашина ыруыннан чыккан, VI гасыр уртасында барлыкка килгән төрки кабиләләр берләшмәсе. 603 елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш төрки каханлык­ларга таркала.
  6. Тан династиясе (616-907) – Ли Юань нигезләгән Кытай императорлары динас­тиясе.
  7. Курган астында урнашкан гөмбәз төрбәгә үтү юлы.
  8. Ляо империя­се киданнар, монгол телле аучылар һәм күчмәннәрдән торган империянең кытайча исеме. Бу дәүләткә 907 елда кабилә башлыгы Абаоцзи нигез салган, ул хәзерге Эчке Монголиянең көньяк-көнчыгыш өлешен биләп торган. 947 елда биредә яңа ел санау тәртибе кертелгән, империя Бөек Ляо исеме белән йөртелә башлаган. Буддизм таралгач, китап бастыру эше җайга салынган. Иң куәтле вакытында империя Япон диңгезеннән Көнчыгыш Төркстанга кадәр, Сары диңгездән Байкал артына кадәр җирләрне биләгән. 1125 елда, чжурчжэннар баш күтәргәннән соң, дәүләт таркалган. Киданнарның бер өлеше Урта Азиягә киткән.
  9. Тунгус-маньчжурларның беренче дәүләте Бохай (698-926) дип аталган, ул Маньчжурия һәм Приморье крае һәм Корея ярымутравының төньяк өлешен биләп торган. 926 елда Бохайны киданнар яулап алган.
  10. Сүз Эдвард Саидның «Ориентализм. Западные концепции Востока» исемле китабы турында бара.

Крадин Николай Николаевичның монографияләре һәм китаплары:

  1. Крадин Н.Н. Социально-экономические отношения у кочевников в советской исторической литературе. – Владивосток, 1987. – 161 с.
  2. Крадин Н.Н. Кочевые общества. Владивосток: Дальнаука, 1992. – 240 с.
  3. Крадин Н.Н. Империя Хунну. Владивосток: Дальнаука, 1996. – 164 с. 2-е изд. перераб. и доп. М.: Логос, 2001/2002. – 312 с.
  4. Крадин Н.Н. Политическая антропология: Учебное пособие. – М.: Ладомир, 2001. – 213 с. 2-е изд. перераб. и доп. Политическая антропология: Учебник. М.: Логос, 2004. – 270 с. 3-е изд. М.: Логос, 2010, 2011. – 270 с.
  5. Крадин Н.Н. Данилов С. В., Коновалов П. Б. Социальная структура хунну Забайкалья. – Владивосток: Дальнаука, 2004. – 106 с.
  6. Крадин Н.Н., Скрынникова Т.Д. Империя Чингис-хана. – М.: Восточная литература РАН, 2006. – 557 с.
  7. Крадин Н.Н. Кочевники Евразии. – Алматы: Дайк-Пресс, 2007. – 416 с.
  8. Очир А., Крадин Н.Н., Ивлиев А.Л. и др. Археологические исследования на городище Чинтолгой. – Улан-Батор, 2008. – 270 с. (на русс. и монг. языках).
  9. Крадин Н.Н., Ивлиев А.Л., Очир А., Васютин С.А., Данилов С.В., Никитин Ю.Г., Эрдэнэболд Л. Киданьский город Чинтолгой-балгас. – М.: Восточная литература, 2011. – 173 с.

Автор: Илдус Заһидуллин
Чыганак: «Чын мирас»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*