tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нинди була ул чәй токмачы?
Нинди була ул чәй токмачы?

Нинди була ул чәй токмачы?

Мамадышның “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары белән районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары очрашты. План нигезендә айга ике тапкыр очрашабыз без алар белән. Максатыбыз: балаларга әхлак тәрбиясе бирү, халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү. Приютта 25 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә яшьтәге өч бала балалар бакчасына йөри, 22 бала мәктәптә белем ала.

Җылы каршы алдылар үзебезне. Балалар белән аралашып, әңгәмә уздырып, һәрберсенең фикерләрен тыңладык. Аннан мин аларга татар халкының иң тәмле ризыкларыннан берсе булган – чәй токмачы пешерергә тәкъдим иттем. Балалар алъяпкыч, яулык ябып, бик теләп эшкә керештеләр. Кемдер йомырканың сарысын аерды, икенчесе, тырыша-тырыша камыр өчен каймак сала, өченчесе шикәр комы салып, барысын катнаштыра. Нәтиҗәдә, егетләребез он салып камырны да әзерләп өлгерделәр. Һәр бала эштә, ара-тирә кирәкле ингредентларны искә төшерәләр. Камырны җәеп һәр балага җәемнәр өләшенде. Алар бик теләп чәй токмачы кистеләр. Инде соңгы этап – пешерү. Һәркем түземсезлек белән көтә. Барысында да бер уй: “Тәмле булырмы икән?” Чәй токмачы пешкәнче Гүзәлия һәм Гәүһәрия апаларына кушылып җырлап та алдылар. Өлкән кызлар өстәл әзерләргә кереште. Кунак апалар алып килгән җиләк-җимешләр, тәмле конфетлар табынны тагын да тулыландырды. Ниһаять, чәй токмачларын да табынга куйдылар. Кунак апалардан – Нурфия абыстай әхлаклылык темасына әңгәмә корды. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым да балаларга үз теләкләрен җиткерде. Әңгәмә табын артында дәвам итте. Һәр бала үз хезмәтләренең нәтиҗәсен – чәй токмачын татып карарга ашыкты. Ә без аларның йөзләренә, күзләренә карап шуны аңладык: “Алар канәгать, ризыклар бик тәмле булган”. Табын яныннан һәркем рәхмәт әйтеп, бүлмәләренә таралды.

Айрат Мәүлиев җитәкләгән коллектив турында бары тик : “Әфәрин, булдырасыз!” дип кенә әйтәсе килә. Ачык чырай, якты йөз белән каршы алдылар безне. Һәр балага игътибарлылар, ягымлы сөйләшәләр. Балалар яши торган бүлмәләр чиста, шкаф, тумбочкаларда тәртип. Кул эшләре бүлмәсендә балалар кулы белән ясалган эшләнмәләр бихисап. Малайлар бүлмәсендә миләүшәләр шау чәчәктә утыра. Алар бит дөрес тәрбия булмаса кышкы көндә чәчәк атмыйлар. Димәк, чәчәкләр дә–тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Сүземне төгәлләп шуны әйтәсем килә. Сөенеп кайттым мин очрашудан. Чын тәрбиячеләр хезмәт куя монда. Араларында җылылык, татулык хөкем сөрә. Ә Айрат Мәүлиевны “Үз эшенең чын остазы”, дияр идем. Балаларның һәрберсенә исемнәре белән эндәшә, ягымлы сөйләшә. Балалар да аның кырыенда бөтерелеп кенә йөриләр. Әтиләре кебек хис итәләр ахры. Җитәкче менә шундый булырга тиеш ул! Иманым камил, коллективның тырыш хезмәте юкка чыкмас. Алар тәрбияләгән балалар үсеп, халкыбызга тугры хезмәт итәрләр.

Луиза Мисбахова,
“Ак калфак” оешмасының балалар бакчалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*