enrutat
Баш бит / Нинди тарихны өйрәтер аэропорт исемнәре?
Нинди тарихны өйрәтер аэропорт исемнәре?

Нинди тарихны өйрәтер аэропорт исемнәре?

Узган атнада аэропортларга билгеле шәхесләрнең исемнәрен бирү акциясенең ярымфиналы тәмамланды. Конкурс шарты буенча, аэропортларның элеккеге исемнәре алышынмый, бары тик яңалары гына өстәлә. Оештыручылар беренче чиратта халык фикере исәпкә алыначак дип ышандыра, әмма акция шулхәтле кыска сроклар эчендә уза – аның презентациясеннән алып нәтиҗәләрен атауга хәтле нибары ике ай вакыт билгеләнгән. Әйтерсең лә «Домодедово» белән «Пулково»га тиз арада берәр билгеле шәхес исемен бирмәсәң, алар очкычларны очырмыйча торачак.

Өстәмә исем бирүнең максаты нәрсәдә? Билгеле шәхесләрнең исемнәре болай да мәңгеләштерүгә мохтаҗ түгел, ә бөтенләй үк билгеле булмаганнарныкын биреп булмый. Оештыручылар, әлеге акция нигезендә Россия тарихына игътибар артачак, туристларда кызыксыну уятачак, регионның туристик бренды булачак, дип аңлата. Юкка чыккан Шереметьево, Внуково авыллары исемнәрен йөрткән аэропортка килеп төшкәч, тарихи сораулар уянмый, күрәсең, туристларда. Тарих чоңгылына чуму өчен чемодан күтәреп чапкандагыдан да кулайрак вакытны кайчан табасың әле? Яшь буын шулай булса да бераз тарих белән кызыксына башламасмы, диләр кайберәүләр. Санкт-Петербург аэропортына кандидатлар арасында Петр I дә бар, ә аның һәйкәле белән шәһәр тулы, әлеге патшаның кемлеге турында кызыксыну өчен аэропортка барып очып карарга кирәк икән. Тарихка килеп терәлгәч, аңа һәрчак бер генә төрле караш түгел, бу уңайдан милли республикаларда нинди исемнәр биреләчәгенә борчылучылар да бар. Кайбер басмалар «ихтирамлы» шәхесләр сыйфатында сепаратизм тарафдарларына яки юлбасарларга өстенлек бирелә дип тә язган иде. Янәсе, заманында совет тарихчылары Россия империясенең дошманы булган һәрбер юлбасарны каһарман, «теге яки бу халыкның иреге өчен көрәшүче» дип атаганга, һаман да шул ялганлау, ясалма каһарманнарны дан-шөһрәткә күмү дәвам итә. Ә менә Сургут аэропортына Ермак исемен тәкъдим иткәндә, илбасар дигән сүзне ишетмисең. «Безгә бүген сепаратизм нигезенә ташлар түгел, ә халыкны берләштерүче каһарманнар кирәк», – диләр. Каһарман – батырлык кылучы шәхес һәм ул һәрбер халыкның, һәр төбәкнең үзенеке. Биредә әллә кайдан акыл сатып, конкурс таләбендәге «регионның бренды булырлык» дигәненә каршы килеп нинди исем бирергә, кемне каһарман дип атарга өйрәтеп утыру кирәкмидер, шәт. Казанда да, башкаларда да һәрбер беткән авыл исемен йөртүче аэропортлар юк шул.

Беренче чиратта сәяхәтчеләр, яңа җирләрне ачучылар, ягъни Россиягә яңа географик киңлекләрне кушучылар исеме белән бәйләргә тәкъдим итәләр. Ермак исеме телгә алынуга аптырыйсы юк, аңа хәтле бит ул җирләр ачылмаган килеш яткан, тарихы да булмаган. Совет чоры тарихчыларын тәнкыйтьләгәндә, ни сәбәпледер тарихның тирәнрәк катламнарын ачып карарга теләүче юк, советлар үзләре дә тарихта калды, нәрсә комачаулый? Югыйсә Ермакның Себергә барып өч елдан соң үлгәне мәгълүм, ә Күчем хан аннан соң да 15 еллар чамасы яши, үз дәүләтен яклап көрәшә. Каһарманны сайлаганда, кайсы яклап карауга бәйледер, күрәсең. Ә менә Төмәнгә картограф Ремезов исемен бирсәң шәп була икән, чөнки ул – Тобольск (Тубыл) кирмәнен төзүче. Әлеге урынның тарихы Тобольски белән генә бәйләнә, аңа хәтле булган Тубыл-Тура исемле борынгы татар шәһәре белән түгел. Ә Казан аэропортына Лобачевский исемен бирергә теләүчеләр бар, ул – неевклид геометриясен төзүче. Меңьеллык Казан неевклид геометриясе белән генә данлы бит, биредә башка берәү дә яшәмәгән, исеме дөньякүләм билгеле бернинди шәхесләр булмаган.

Тарихта казынып, берәүне дә үпкәләтмәс өчен әлеге дә баягы совет чорының билгеле шәхесләре бар-барын. Мәсәлән, финалга чыгучыларның берсе – авиаконструктор Туполев. Ул бөек конструктор, әмма Казан белән бернинди бәйләнеше юк. 1973 елда авиация институтына аның исеме бирелгән – бу аның исемен йөртүче бердәнбер югары уку йорты. Авиация белән бәйләргә теләүчеләр берәр аэропортка патша Николай IIнең исемен бирдерү яклы, чөнки ул хакимлек иткән чорда рус авиациясе пәйда булган. «Ике башлы бөркет» җәмгыяте җитәкчесе Леонид Решетников бөтен аэропортка императорлар исемен бирергә тәкъдим иткән. Императорлар 14 кенә, бу тәкъдим кабул ителсә дә, безгә хәтле үк килеп җитмәгән булыр иде. Бәлки исемлектә берәр Казан ханы исеме дә булыр дигән хыял юк түгел иде, кайда да булса бирелергә тиеш бит инде ул ханнарның исемнәре? Халыкны берләштерүче каһарман кирәк булгач, императорлар бу рольне ничек башкарыр икән? Бүгенге чорның каһарманы, хәзерге буынның үрнәк алырлык кумиры юк бит. «Капитан Америка» белән Джек Воробейны карап үскәннәр өчен аэропортка икешәр-өчәр катлы исем бирсәң дә исе китмәячәк. Аэропорт исемнәре ярдәмендә тарихны өйрәтеп булмый, аның өчен мәктәп бар. «Милли үзаңны үстерергә ярдәм итәргә тиеш» дигән максат куелган икән, тарих бер яклы гына каралып, әлеге чара аерым бер даирәнең генә мәнфәгатен кайгыртырга тиеш түгел. Мендәр тышы да чәчәкле булганда гына матур шул ул.

 

Фәнис Мотыйгуллин

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*