enrutat
Баш бит / Нияз Даутов: опера сәнгатендә кабатланмас исем
27 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Дж.Вердиның “Реквием”ы яңгыраячак.

Нияз Даутов: опера сәнгатендә кабатланмас исем

27 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Дж.Вердиның “Реквием”ы яңгыраячак.

нияз даутовБакыйлыкка күчкәннәр өчен атап язылган танылган әсәрне опера һәм балет театрының оркестры һәм хоры башкара. Театрдан хәбәр итүләренә караганда, солистлар Оксана Крамарева, Надя Стоянова, Әхмәд Агади һәм Михаил Казаков та маэстроны искә алу тантанасында катнаша.

Россия һәм Татарстанның музыка тарихында Нияз Даутов иҗаты аерым урын биләп тора. Тарих битләренә ул атаклы опера җырчысы, режиссер, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кереп калды, әлеге тармакларның һәрберсендә үз эшенең остасы була алды.

Нияз Даутов 1913 елның 23 сентябрендә Казанда Комаров-Завод (Комзавод) авылының атаклы сәүдәгәре Курамша Даутов гаиләсендә туган. Балачагы әби-бабайлары янында Комзавод авылында уза. 1930 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый һәм берара укытучы булып эшли. Мәскәү шәһәренә килеп, Мәскәү университетының биология факультетына укырга керә, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен, 1939-43тә — Мәскәү консерваториясенең вокал факультетында укый, ә 1953 елда Урал консерваториясен тәмамлый. 1941елда беренче тапкыр Татар опера һәм балет театрында Җик партиясен (“Алтынчәч”, Нәҗип Җиһанов) башкара.

Үз гомерендә Ниаз Даутов солист буларак сәхнәгә 2 меңнән артык тапкыр чыккан. Һәрвакыт спектакльләрдә төп партияләрне: Герцог, Альфред (“Риголетто”, “Травиата”, Дж.Верди), Рудольф (“Богема”, Дж.Пуччини), Ленский (“Евгений Онегин”, П.Чайковский), Берендей, Гвидон (“Кар кызы”, “Солтан патша турында әкият”, Н.Римский-Корсаков). Җик, Җәлил (“Алтынчәч”, шул исемендәге опера, Н.Җиһанов) һ.б. башкара.

1944 елда экраннарга чыккан “Сильва” фильмында Нияз Даутов кенәз Эдвин ролен башкара, әлеге роле аңа россиякүләм танылу китерә.

Яхшы вокал мәктәбенә, кабатланмас матур һәм көчле, йомшак тембрлы чиста тавышка ия була ул. Башкару осталыгыннан кала Даутовка югары интеллектуаль культура да хас булган. Ул вокаль һәм сәхнә сәнгатенең гармоник синтезын булдыруга омтыла, бербөтен сәнгати образлар иҗат итә. Даутов опера җырчыларында сирәк очрый торган пластикага, матур тышкы кыяфәткә һәм төгәл хәрәкәтләргә ия “җырчы актер” була, ди аның хакта сәнгать белгечләре.

1956-1960 еллар, ә аннары 1975-1986 елларда Ниаз Даутов М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры булып эшли. Шул ук вакытта Казан консерваториясендә яшьләргә музыкаль белем бирә.

Ул Татарстанның музыкаль сәхнә сәнгате үсешенә зур өлеш кертә, республиканың әйдәп баручы опера җырчыларының иҗатын үстерүгә булышлык итә. Мәшһүр татар композиторлары Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч”, Хөснул Вәлиуллинның “Самат”, Рәшит Гобәйдуллинның “Җиһангир” опералары аның иҗатының аерым сәхифәләрен тәшкил итә. Режиссер буларак Даутов Россиянең төрле театрларында 80 спектакль сәхнәләштерә.

Замандашлары маэстроны тирән мәгънәле шәхес, шул ук вакытта гади, аралашучан, үзенә һәм тирә юньдәгеләргә таләпчән кеше буларак искә ала.

Мөршидә Кыямова, «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*