tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсе, Мәскәү, Щелково шәһәрләрендә узган иҗади сәфәрдән алган хисләр
Нижгар өлкәсе, Мәскәү, Щелково шәһәрләрендә узган иҗади сәфәрдән алган хисләр

Нижгар өлкәсе, Мәскәү, Щелково шәһәрләрендә узган иҗади сәфәрдән алган хисләр

Россия башкаласы бер көндә өч чарада гөрләде. Мәскәү кирмәне залында Гүзәл Уразова, Илдар Хакимов концерты, Измайлово мәдәни-комплексында Әлфия Авзалова фестивале һәм Мәскәүнең милли-мәдәни үзәгендә Чуашстаннан татар фольклор “Мишәр” ансамбле “Кәрван мирас” проекты белән.

Тамашачыга сайлау мөмкинлеге бар иде. Әлеге чаралар бер-берсенә охшамаган, аның максаты, эчтәлеге, дәрәҗәсе дә төрле, шулай да аның нигезендә татар халкының иҗаты, җыр һәм биюләре. Минем язмам өченче чара “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбльләре чыгышы турында.

Чуашстан татарлары авыл үзешчәннәре курыкмыйча, башта Түбән Новгород өлкәсе Кочка-Пожарка авылында, икенче көнне Мәскәү милли-мәдәни үзәгендә, шул ук көнне Мәскәү татарлары штабында һәм өченче көнне Щелково шәһәре мәхәлләсенең Ринат хәзрәт истәлегенә оештырган истәлекле очрашуында һәм шәһәр театры бинасында зур концерт белән чыгыш ясады.

Халкыбызның этник җыр-биюләреннән торган “Кәрван мирас” проекты үзенә җыр-бию яратучы 40 үзешчән артистларны җәлеп итә, яртысы балалар, ә икенче яртысы 18 яшеннән алып 77 яшенә кадәр булган кардәшләребез. Татарстан Президенты бүләге- комфортлы автобус өч көн “Кәрван мирас” проекты белән ике мең километр ара үтеп,  татар халкының байлыгын Россия үзәгендә яңгыратты. Әлеге программаны Чуашстанның татар авыллары,Чабаксар, Яңа Чабаксар, Ульян, Йошкар Ола шәһәрләре, Чиләбе, Татарстан авыллары күргән иде инде.

Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Сергач районы Кочко-Пожарки авылында очрашып, үзара эшләү өчен килешү төзеде, “Кәрван мирас” проектын тулы залда өлкәдән җыелган бөтен татарлар белән карап хозурландылар һәм татарның аш-суы белән олы мәҗлестә катнашып сыйландылар.

Хуҗалар Чуашстанда яшәүче милләттәшләрен бик кадерләп үз итеп, туганнарча сыйладылар. 16-17 гасырларда шушы Нижгар якларыннан Шыгырдан, Урмай, Тукай якларына мишәрләр күчеп килгәннәр икән дигән фаразларда бар бит.

Мәскәү башкалабыз татар милли-мәдәни үзәгендә “Мишәр” ансамбленең концерт куюы гадәти , андый очрашулар ел саен булып тора, аның анда үзенең тамашачысы бар. Чуашстаннан килеп Мәскәүдә яшәүчеләр һәм милли фольклорны яратучы мәскәүлеләр мишәр ансамбле артистларын көтеп торалар.

Быел Чуашстан татарлары милли -мәдәни мөхтарияте оештырган “Кәрван мирас” социаль проекты пограммасы да бик үзенчәлеле үтте. Зал тулы түгел иде, шәһәрдә бер көндә зур-зур өч чара, әмма безгә килгән тамашачы тамашабызны бик яратып, үз итеп кабул итте. Чөнки программасы халыкчан этник фольклор җыр-биюләрдән тора иде. Кемнеңдер нечкә хисләре кузгалып елады, моңланды, аннан үзе дә кушылып җырлады, шатланды..гомумән , бик матур үтте.

Тамаша бетүгә,  артистларны “Татар штабы” җитәкчесе Фәиз улы Рөстәм Җамалеев чакыруы буенча, танылган Таганкага үзләренең офис-үзәгенә алып китеп хәйран калдырдылар. Монда йөзләгән Мәскәү яшьләре килеп, үзләренә ошаган төрле очрашулар, милли чаралар уздыралар икән.

Безнекеләр дә, баштан бик тәмле итеп әзерләгән милли һәм замана ризыклары белән сыйландылар, аннан иҗади чыгышлар ясап, видео-музыкаль клиплар төшрделәр. Барысы белән дә күптәнге танышыбыз, журналист, хәзергесе көндә Мәскәүдә кино сәньгатенә укучы Саша Долгов җитәкләде.

Соңгы көнебез , иң эчтәлеклесе, кадерлесе милләттәшләребез янында Щелково шәһәрендә үтте. Өйләгә кадәр, артистларны шәһәр мәчетендә көтеп торалар иде инде. Безнең бик якын танышыбыз, шәһәр татарларын берләштереп торучы, гомерен очучы хезмәтенә багышлап, пенсиягә чыккач, шушы шәһәрдә имам булып калган Ринат хәзрәт Сәйфетдинов, бер ел элек, кинәт кенә йөрәк авыруыннан якты дөньяны калдырып китте. Урыны оҗмахта булсын. Мәрхүм, Урмай авылының “Мишәр” ансамблен бик ярата иде.

“Мишәр” ансамбле ел саен үз программасын Щелково һәм күрше шәһәрләр татарларына күрсәтә килде. Менә бер ел, Ринат хәзрәт юк инде, әмма аның эшен улы Илдар, хатыны Равия абыстай дәвам итә. Бүгенге чарага да безне алар чакырдылар. Башлап корьән ашы укып, мәҗлес уздырылды. Аннан “Кәрван мирас” проекты шәһәр театры бинасында дәвам итте.

Барысы да искиткеч! Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббясов, шәһәр имамы Руслан хәзрәт Новиков, Чувашстан татарлары милли-мәдәни мөхтарияте рәисе буларак, миңа Фәрит Гыйбатдиновка катнашып, күңелләрдә булган хисләрне сөйләргә туры килде.

Чаралар бетте, әмма залдан халык таралышырга ашыкмады. Күңелләрдә рәхәтлек, горурлык, җан тынычлыгы бар иде. Димәк бөтен гамәлләребез дөрес. Милләтебез өчен бик кирәкле эшләр.Киләчәктәдә, һичшиксез дәвам итәргә кирәк. Инде чакырулар Саранск , Тверь шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребездән, Татарстанның Апас, Чүпрәле районы авылларыннан бар. Дәвам итәргә язсын!

Фәрит Гыйбатдинов,
Чувашия Республикасы татарларының
милли-мәдәни автономиясе рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*