tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсенең “Туган як” газетасы 28 еллыгын билгеләп үтә
Нижгар өлкәсенең “Туган як” газетасы 28 еллыгын билгеләп үтә

Нижгар өлкәсенең “Туган як” газетасы 28 еллыгын билгеләп үтә

Нижгар өлкәсенең “Туган як” газетасы чыга башлауга 28 ел тулды. Нижгар татарларына тугры хезмәт итеп килгән “Туган як” газетасының баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов газета укучыларын, штаттан тыш хәбәрчеләрен, даими элемтәдә торучы милләттәш якташларын һәм подписка белән ярдәм итеп килүче дусларын уртак булган бәйрәм белән тәбрикли.

“28 ел әллә ни күп тә түгел кебек, ә икенче яктан карасаң, шул вакыт эчендә газетабыз атна саен берөзлексез дөнья күреп, 1450 мәртәбә үз укучысына барып иреште. Соңгы казанышларыбыздан түбәндәгеләрен билгеләп үтәсебез килә: 2015 елдан “туган як” 12 биттә төсле булып чыга башлады. Заман мөмкинлекләреннән файдаланып, газетабызның электрон версиясен булдырдык һәм безнең иҗади хезмәт җимешебезне хәзер интернет ярдәмендә 200ләп кеше укып бара, шул исәптә Финляндия белән АКШта да. “Одноклассники”, “Вконтакте” социаль челтәрләребездә дусларыбыз күптән 4 меңне узды инде. Рәсми сайтыбызны да яңарттык һәм баеттык. Һәрхәлдә, заман белән бергә атларга тырышабыз.

Шуны да әйтергә кирәк, газетабызның күптәнге дусты һәм ышанычлы ярдәмчесе Рәшит җаббар улы Баязитов булышлыгы белән тарихи әһәмияткә ия булган йорттан арендалаган эш урыныбызда барлык көнкүреш уңайлыклары булдырдык, яңа автомобиль сатып алдык, мөмкинлек чыккан саен техник базабызны, эш коралларыбызны яңартырга тырышабыз. Балаларыбызда туган телебезгә, милли мәдәниятебезгә һәм хак динебезгә мәхәббәт уяту максатыннан чыгып, Тәнзилә ханым Паламарчук гамәлгә куйган “Җәясу” фестиваленең төп оештыручыларына әверелдек. “Туган як”ның имиджын үстерү нияте белән берничә ел рәттән төрле форматтагы төсле календарьлар чыгарабыз һәм таратабыз. Төбәгебездә яңа гына эфирга чыккан “Татар радиосы”н яңалыклар белән тәэмин итеп торабыз, ә мөһим булганнарын бөтен дөньяга тарала торган татарстан электрон массакүләм информация чараларына юллыйбыз.

Газиз халкыбыз файдасына намус белән хезмәт итү – безнең төп бурыч һәм алга табан да шул кыйбланы тотачакбыз. әбу юлдан тайпылмас өчен “Туган як”ның тиражлы басма матбугат булуы безгә бик мөһим. Шуңа күрә һәр татар гаиләсен һәм Аллаһы бәндәсен газетабызга язылырга чакырабыз. Басма телебезне югалтмаганда гына без милләт булып яшәячәкбез!

Барыгызга да нык саулыклар, тыныч тормышлар һәм хәерле гомерләр телибез”, – ди Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*