tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар Сабан туе чакыра!
Нижгар Сабан туе чакыра!

Нижгар Сабан туе чакыра!

Түбән Новогород шәһәрендә Сабан туе 25 июльдә узачак. Мәйдан каланың  1 Май исемендәге паркында оештырылачак.

Сабан туена килүчеләрне парк капкасы каршында гармунчылар каршы алачак. Бәйрәм үзе өч төп урында барачак. Паркның үзәк мәйданында тәм-том, китап сәүдәсе оештырылачак. Шунда ук делегацияләрнең тантаналы үтүе дә каралган. Җирле милли аш-су осталары әзерләгән ризыкларны да татып кару мөмкинлеге булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Игътибарны үзенә тартып торачак икенче урын – сәхнә. Биредә Түбән Новгород өлкәсендәге  татар артистлары һәм коллективлары, шулай ук Татарстанның Балык Бистәсе үзешчәннәре һәм республика сәнгать осталары зур, кцне буе барачак концерт бирәчәкләр.

Һәм, әлбәттә, күңелле бәйгеләр, ярышлар, Сабантуеның күрке – көрәш паркның Яшел мәйданында узачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*