tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар татарлары авылдашларын хөрмәтли
Нижгар татарлары авылдашларын хөрмәтли

Нижгар татарлары авылдашларын хөрмәтли

Фани дөньядан  вакытсыз китеп барган якташларын, авылдашларын спорт чаралары оештырып искә алу, Нижгар татарларында бер күркәм традициягә әйләнгән. Мисал өчен, өлкәнең максатчан программасы буенча  яңа хоккей корды төзелгән Сергач районының Кочко-Пожар авылында 2 февральдә Рафаил Баһаветдиновның якты истәлегенә багышланган традицион зур хоккей турниры оештырыла.

“Рафаил Равил улы Баһаветдинов туган авылында чын ир-егетләр уенын торгызуга бик күп көч куйды, әмма аз яшәде,”- дип искә ала авылдашлары. Быелның 1 нче февралендә аңа 45 яшь кенә тулган булыр иде. Ул 2011 елда вафат була.

Турнирда беренче урынны алган Кочко-Пожар командасы составында Рафаильнең улы Ильяс та чыгыш ясый һәм турнирның иң яхшы уенчысы дип табыла. Ә оештыручылар, үз чиратларында, моннан 40 ел элек “Алтын алка” Гомумроссия турниры кысаларында өлкә финалына барып җиткән авылдашларына махсус бүләк ясый. Шулар арасыннан Наил Шамсетдинов белән Ирфан Фәхретдинов бүген дә әле туган авыллары өчен уйныйлар.

9 февральдә Уразавылда шундый ук хоккей турниры оештырып, Рөстәм Фарахшинны искә алачаклар.

Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышланган традицион авыл спартакиадасы,  быел аның кече ватаны Камкада 16 февральдә үтәчәк.

Ә 20 февральдә Зур Рбишчаның яңартылган мәдәният йортында татар-мишәр көрәшен үстерүгә зур көч куйган авылдашлары Мансур Фәхретдиновның истәлегенә яшүсмерләр арасында өлкә беренчелеге узачак.

22 февральдә Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә Кызыл Октябрь районының Яшьләр палатасы рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә VI районара биатлон ярышлары оештырылачак.

Ә Ватанны яклаучылар көнендә атаклы көрәшче, күп тапкыр сабантуйлар батыры Ринат Рамазанов истәлегенә татар авыллары командалары арасында Суыксуда хоккей турниры оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*